Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында инжиниринг үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖенең директорлар советы рәисе Артур Абдулҗанов, шулай ук республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Чарада грант бирү нәтиҗәләренә ирешү өчен Инжиниринг үзәген үстерү программасы кысаларында билгеләнгән кирәкле күрсәткечләрнең әһәмияте турында фикер алыштылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча конкурс документациясе нигезендә Инжиниринг үзәге эшчәнлегенең түбәндәге өстенлекле юнәлешләре билгеләнде:
1. Урман сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш-юл комплексы өчен машиналар җитештерү;
2. Машина төзелеше өчен цифрлы интеллектуаль технологияләр;
3. Инновацион аграр һәм авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эшләп чыгару.
Алга таба Инжиниринг үзәген булдыру һәм үстерү проекты аерым контрольдә булачак.