Марат Җәббаров Чистай районы АПК предприятиеләрендә булды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай муниципаль районында булды. Сәфәр барышында министрны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.

Марат Җәббаров булган беренче объект «Ак кремль» сыра кайнату заводы булды. Ул  Россиядә иң заманча завод. Сыраның беренче партиясе 2018 елның августында чыккан иде. Предприятиенең  күәте   елга  20 млн. декалитр сыра  җитештерүгә  исәпләнгән.

 Аннары Марат Җәббаров рапс, соя һәм көнбагыш эшкәртү белән шөгыльләнүче, эшкәртелмәгән май җитештерүче «РАПОЛ» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Бүгенге көндә яңа сезонга әзерлек бара, кагыйдә буларак, биредә эшләр октябрь ае  якынлашканда  башлана. Министр лабораторияне һәм киптерү бүлмәсен карап чыкты.

Аннары Марат Җәббаров «Чистай элеваторы» ААҖ эшчәнлеге белән танышты.

 «Безнең эшнең төп юнәлеше - ашлык эшкәртү һәм киптерү. Без тәүлеккә  5 мең тонналап ашлык  киптерәбез. Без сайлаган концепция  - ул "ашлыкны өч тапкыр әйләндереп чыгару" концепциясе. Без эре экспортерлар булып торабыз, Чистай районына гына түгел, ә күрше районнарга да хезмәт күрсәтәбез. Әлбәттә, камилләшергә кирәк. Киләсе елда юлларны   яхшыртасы килә,  элеккеге предприятиеләрдә юллар нык тузган», - дип билгеләп үтте «Чистай» холдинг компаниясе идарәчесе Сергей Аверкиев.

 Соңыннан Марат Җәббаров «АГРО Л» ҖЧҖендә булды, анда предприятиене комплекслы реконструкцияләү эшенә йомгак ясалды. Бүгенге көндә биредә 1000 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, ә тиздән тагын 250 баш терлек алу планлаштырыла. Шунда ук министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

 “Чистай районы инвестицияләр үзләштерә,  зур тизлек белән үсә. Бу республикада чәчүлек мәйданнары, авыл хуҗалыгы җирләре буенча иң эре районнарның берсе. Биредә компанияләр нәкъ менә яңа заманча технологияләр буенча эшли, алар максатчан рәвештә продуктивлыкны   арттыралар, туфракның уңдырышлылыгын саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр. Биредә урып-җыю төгәлләнде диярлек. Ел гади  булмады, бөтен республика күләмендәге  кебек,    район да  планлаштырылган уңышны җыя алмады”, - дип,  нәтиҗә ясады министр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International