Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Балтач муниципаль районнарында булды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу өчен Кукмара һәм Балтач муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.

Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде. Татарстан Президенты Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Барс Арена» яңа спорт комплексын ачты.

Спорт объекты баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча күнекмәләр уздыру һәм ярышлар үткәрү өчен билгеләнгән. Моннан тыш, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук тренажер залы бар. Бер үк вакытта спорткомплекста 75 кеше шөгыльләнә ала.

Шулай ук Кукмарага сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров “Гаврилов ис. АФ” ҖЧҖ сөт комплексында булдылар.  Яңа ферма төзелеше ике этапта бара. Бүгенге көндә 600 баш мөгезле эре терлек өчен сыер абзары төзелгән, биредә бозаулату бүлеге һәм кирәкле инфраструктура: дизбарьер, санпропускник, су җыю каланчасы бар, керү юлы салынган һәм яктырткычлар урнаштырылган. Инвестпроектның икенче этабында ел саен 10 мең тоннага кадәр сөт җитештерү планлаштырыла. Сөт комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Урып-җыю кампаниясенең нәтиҗәләре һәм алда торган чәчү эшләре турында фикер алыштылар.

 Балтач шәһәр тибындагы  поселогында  Рөстәм Миңнеханов дәүләт программалары кысаларында төзекләндерелгән «Салкын Чишмә» экопаркын карады. Проект 2 этапта тормышка ашырылган.

Аннары Татарстан  Республикасы  Президенты 120 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты.

“Бүген бик мөһим вакыйга - без яңа балалар бакчасы ачабыз. Биредә балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Гомумән, Балтач районы актив үсә: яңа объектлар төзелә, җәмәгать урыннары төзекләндерелә. Безнең төп бурыч -гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 Аннары Татарстан Президенты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Шулай ук Балтачка сәфәре  кысаларында Рөстәм Миңнеханов «МДСУ-1» асфальт-бетон заводында булды.

Сәфәр  ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин билгеләп үткәнчә, бүген Балтач районында 57 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Аграрийлар терлек азыгы әзерләү буенча зур эш башкарганнар, әмма бүген фураж алу өчен өстәмә ярдәм кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International