Бүген, 13 августта, Теләче районының Ямбулат авылында машина белән сыер саву операторлары һәм терлекләр үрчетү буенча белгечләр арасында конкурс узды. Чара «Таң» ҖЧҖ базасында узды.
Һөнәри осталык конкурсында районның төрле хуҗалыкларыннан 16 савымчы һәм 7 ясалма орлыкландыру белгече катнашты. Башта ярышучылар теоретик белемнәрен, аннары практик белемнәрен сынадылар.
Чара Ямбулат товар-сөт фермасы территориясендә тантаналы шартларда узды. Аны Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачты.
«Без элек үткәрелгән конкурсны яңадан торгызырга булдык. Ул безнең тормышка ярыш буларак кына түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу, күңел ачу чарасы буларак та әйләнеп кайтсын һәм, ахыр чиктә, киләчәктә эшләү өчен көч бирә торган булсын. Конкурста катнашучыларга уңышлар телим!», - дип, мөрәҗәгать итте ул ак халаттагы хөрмәтле терлекчеләргә.
Көн буена дәвам иткән киеренке ярышта «Игенче» ширкәтеннән сыер савучы Гөлия Абдуллина җиңде, ә ясалма орлыкландыру техниклары конкурсында беренче урынны «Чулпан» ҖЧҖеннән Әлфия Кадыйрова алды.
“Мин сыер савучы булып 30 ел эшлим һәм эшемне бик яратам. Хәзер эшләү дә җиңелрәк, чөнки яңа технологияләр барлыкка килде”, - дип, фикерләре белән уртаклашты сыер савучылар арасында үткәрелгән конкурста җиңүче Гөлия Абдуллина.