Зәй районы беренчеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады. Бөртеклеләр уңышы 63 600 тоннадан артык булды, гктардан уртача уңдырышлылык - 19,3 центнер, 33 мең гектардан артык җир суктырылды.
"Миңа 60 яшь, һәм шул гомер эчендә минем өчен мондый урак беренче тапкыр булды. Без аны 8 июльдә башладык, ә 9 августта төгәлләдек. Узган ел белән чагыштырсак, 2020 елда 192 мең тонна ашлык суктырылган. Минем күзәтүләр буенча, быел бөртек күп, әмма алар бик вак һәм ач бөртекләр күп. Шуңа күрш быел аның авырлыгы да башка булды", - дип уртаклашты фикерләре белән Зәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Зәй районының алдынгы предприятиеләре арасында 21 мең тоннадан артык ашлык суктырган «Зәй» АФ билгеләп үтелде, биредә 10000 гектар җир суктырылган, гектардан уртача уңыш - 21,3 центнер; аннан азрак калышып «Зәй шикәре» АФ бара, 8551 гектардан 16 мең тонна ашлык суктырылган, – гектардан уртача уңыш - 19,2 центнер, «Восток» АФында 8089 гектардан 15 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, биредә гектардан уртача уңыш – 19,1 центнер.