Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район инспекторлары Татарстан Республикасы агрокомплекслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча уртак рейдлар уздыралар.
12 июльдән «2021 елгы уңышны җыеп алу чорында хезмәтне саклау һәм имин җитештерү таләпләрен үтәү турында» иминлек айлыгы үткәрү турында карар кабул ителде.
Айлык барлык техниканың сыйфатлы каралуына тикшерү уздыруга, урып-җыю чорында техниканың сакланышын һәм имин кулланылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Шулай ук медицина тикшерүләре үткәрүне, урып-җыюда эшләүче хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка индивидуаль яклану чаралары белән тәэмин итүне оештыру планлаштырыла.