“Минем субсидияләр” мәгълүмат сервисы: аннан нәтиҗәле файдалануның төп мизгелләре

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

23 июльдә “Минем субсидияләр” мәгълүмат сервисыннан  файдалану  буенча  “Сорау-Җавап” режимында вебинарлар  узачак.  

10:00 сәгатьтә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының “Минем субсидияләр” мәгълүмат сервисында  гаризалары эшкәртелә торган   авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм хезмәткәрләре өчен вебинар узачак.

13:00 сәгатьтә вебинарны трансляцияләү була, аның кысаларында субсидияләргә гариза бирү процессы ачыла һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар сорауларына җаваплар  биреләчәк.

Вебинарларда  спикерлар буларак түбәндәгеләр  чыгыш ясаячак:

Нияз Хәлиуллин - «РИВЦ» АҖ генераль директоры;

Таисия Сурова - «Минем субсидияләр» проекты җитәкчесе.

“Минем субсидияләр” - шәхси эшкуарлар, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм хосусый фермерлар өчен безнең республикада күрсәтелә торган барлык дәүләт ярдәме чараларын берләштерә торган   кушымта ул.

“Минем субсидияләр” сервисы эше буенча сорауларны чатта турыдан-туры трансляция вакытында калдыра аласыз.

Вебинарга трансляция көнендә түбәндәге сылтама буенча тоташырга мөмкин:

 10:00 сәгатьтә - https://youtu.be/5Zc4_iBYIFA

 13:00 сәгатьтә - https://youtu.be/dATK8l-mj2k

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International