АГРОКӨЧтә бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе бар куәткә эшли. Урып-җыю эшләренә 9 июльдә керештеләр, ә план буенча аның дәвамлылыгы 37 көннән артмаска тиеш. Холдингта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта төп тенденция – һава шартлары, ул бүген корылык сәбәпле Татарстанда кертелгән гадәттән тыш хәл режимы белән характерлана. Шуңа да карамастан, барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда башкарыла.
2021 елда АГРОКӨЧ кырларында бөртеклеләрдән көзге бодай, сабан бодае, сабан арпасы, көзге арыш һәм кукуруз игелә. Орлык сәясәтеннән тыш, уңыш сыйфатын арттыруда культураларны эшкәртү дә аерым роль уйный. Яңа сезонда АГРОКӨЧ эшкәртелә торган җир мәйданын 20%ка арттырды. Көзге бөртекле культуралар сезонга дүрт тапкыр эшкәртелә, бөртекле һәм кузаклы культуралар – өч, рапс – дүрт, шикәр чөгендере – 5, көнбагыш ике тапкыр эшәкртелә. АГРОКӨЧ проектка 110,8 млн. сум инвестицияләде, кертемнәрне бер авыл хуҗалыгы сезоны эчендә аклау планлаштырылган.