Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә федераль бюджеттан финанслашу була торган грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2001 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә федераль бюджеттан финанслашу була торган грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.
Документлар 2021 елның 19 июленнән 17 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Кабул итү дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес) башкарыла.
Барлык сораулар буенча (843) 221 76 88 (88 41) телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин яки электрон почтага Tagir.Gumerov@tatar.ru язарга була.
Грант турында тулырак мәгълүматны https://agro.tatarstan.ru/2021-5473069.htm сылтамасы буенча алырга мөмкин.