Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында татарстанлыларның сорауларына җаваплар бирәчәк

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Аномаль һава шартлары: эсселек Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы тармагына ничек йогынты ясады - бүген, 14 июльдә, #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясаячак.

Татарстан  Республикасы  аграрийларына һәм авыл  хуҗалыгы культуралары  уңышына корылык  ничек тәэсир итте? Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә нинди ярдәм чаралары кертелде? Вәзгыять азык-төлек  продуктларына бәяләрдә  ничек чагылыш табачак һәм җәйнең беренче яртысында яшелчәләргә бәяләр нилектән күтәрелде? Бу һәм башка сорауларга онлайн җаваплар биреләчәк: программа 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми сайтларында ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube  социаль челтәрләрендә башлана.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала - иң киң таралган һәм бүгенге  көндә мөһим булган сорауларга министр туры эфирда җавап бирәчәк. Ә калган кулланучыларның  сорауларына  җавапларны  программа тәмамланганнан соң Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре  бирәчәк. 

Трансляцияне  14 июльдә 13:00 сәгатьтә түбәндәге сылтамалар  буенча карагыз:

https://vk.com/video-85877975_456242316

https://ok.ru/live/3632077807286

https://youtu.be/50UxVzSOqJQ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International