Цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча онлайн форматта фикер алышу булачак

2021 елның 13 июле, сишәмбе

21 - 24 сентябрьдә Казанда «Kazan Digital Week 2021» халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә була. Чараның максаты - цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәт күрсәтүләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның  ел саен  уза  торган фәнни, техник һәм коммерциячел коммуникацияләре мәйданчыгын булдыру.

15 июльдә 10:00 сәгатьтә Kazan Digital Week 2021 форумы эгидасы астында «Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр» вебинары уза.

Вебинар кысаларында АПК өлкәсендә цифрлаштыруга кагылышлы түбәндәге актуаль темалар каралачак:

* Цифрлаштыруны үстерү буенча федераль программа;

* Татарстан Республикасы АПКсын цифрлы трансформацияләү проектлары;

* «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖенең цифрлы чишелешләре;

* Үсемлекчелектә цифрлы чишелешләр;

* Терлекчелектә цифрлы чишелешләр;

* Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен цифрлы трансформацияләүнең гамәли тәҗрибәсе.

Вебинарның спикерлары буларак цифрлы технологияләр өлкәсендә әйдәүче белгечләр чыгышлар  ясаячаклар.  Алар арасында: Россия Федерациясе АПКсын цифрлы үстерү  һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты директоры Андрей Хоробрых, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов, "РИВЦ" АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм башкалар бар.

Вебинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: https://b24-ntwsl1 кbitrix24.site/KDV/.

Kazan Digital Week турында, теркәлү, катнашу шартлары һәм башка мөмкинлекләр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга мөмкин:  https://2021.kazandigitalweek.com/.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International