Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елда федераль бюджеттан финанслашу була торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тоткан чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алу уздыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Документлар 2021 елның 15 июленнән 13 августына кадәр кабул ителә.
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 2011 елның 30 июнендәге 514 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына чыгымнарның бер өлешен каплауга федераль бюджеттан финанслашу була торган субсидияләр бирү тәртибе нигезендә үткәрелә. Сайлап алу критерийлары, катнашучыларга карата таләпләр һәм тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/predostavlenie-subsidiy-selhoz-potrebkooperatsiyam.htm.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.
Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга - 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).
Тулырак мәгълүматны (843) 221 76 85 телефоны аша алырга мөмкин.
Электрон адрес: Ruslan.Hafizov@tatar.ru.