Зәй районы игенчеләре бөртекле культуралар җыюга керештеләр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә ел  саен була  торган комбайннар парады узды. Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2021 елгы уракка әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Булат Шакиров, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия  авыл  хуҗалыгы   үзәге, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашты. 

 Комиссиягә 47 ашлык җыю комбайны, шулай ук салам әзерләү һәм ташу, туфрак эшкәртү техникасы, пресслау-җыю техникасы тәкъдим ителде. Бөртеклеләрне җыюга "Агрокөч" АҖенең 50 комбайны һәм 10 КФХ комбайны җәлеп ителәчәк. Бер комбайнга уртача йөкләнеш - 569 гектар. Комиссия әгъзалары Зәй районының барлык агрофирмаларында да шундый   кабул итүләр үткәрделәр. Ашлык җыю техникасының әзерлеген билгеләгәндә герметиклыклыкка аерым игътибар  бирелә.  Быел комбайннар урагын көйләүгә аеруча әһәмият бирелде. Һава шартлары аркасында игеннәр бик кыска,  шуңа  күрә дөрес көйләнмәгән ургыч аркасында  югалтулар күп булырга мөмкин. Шулай ук эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгына һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Һәр отряд гадәттән тыш хәлләр очрагында   файдалану өчен су ташу машиналары һәм туфрак эшкәртү агрегаты куелган  трактор белән комплектланган. Комиссия әгъзалары янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һәм махсус киемнәр булу-булмавын гына түгел, ә барлык хезмәткәрләрдә шәхси саклану чараларының булуын  да тикшерделәр. Техниканы кабул итү барышында механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрелде, җаваплы белгечләр аларга  матди ярдәм чаралары турында  да  сөйләделәр. 

Комбайннар парадыннан соң ук Зәй районы игенчеләре көзге культураларны җыюга керештеләр. 

“Районда барлыгы 34 162 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы бар. Шуның 13 127 гектары – көзге, 21 мең гектары – сабан  культуралары. Уртача уңыш гектардан  25-26 центнер булыр дип көтелә, урып-җыю “кыр+элеватор” схемасы буенча барачак, - дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International