Марат Җәббаров Чирмешән һәм Лениногорск районнары кырларында булды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чирмешән районында булды.

Чирмешәнгә килүгә, министр район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән район кырларын карап чыкты. Аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

“6-7 район урып-җыюга керештеләр инде, көтәргә кирәкми, булганнарын җыя башларга кирәк”, — диде министр. - Көзге чәчүгә җитди әзерләнергә кирәк. Быел сыйфатлы орлыкларга да ихтыяҗ зур булачак. Шунысын да әйтергә  кирәк, ашлыкка бәяләр  югары булмас, дип көтелә. 

 Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, аномаль эсселек булуга карамастан, районда бөртекле культуралар  яхшы үскән урыннар бар, аларда технологик таләпләр үтәлгән, җитәрлек күләмдә ашлама кертелгән, тәрбия эше яхшы оештырылган.

Министр шулай ук «БИО-АГРО» ширкәтенең эретмә җайланмасы  белән дә танышты, анда корткычларга, чүп үләннәргә һәм төрле авыруларга каршы 40 мең гектар мәйданга  җитәрлек  эретмә әзерләнгән.

Министр авыл хуҗалыгы оешмаларын  мелиорация программасы буенча активрак эшләргә өндәде. Өстәвенә, Чирмешән районында капиталь гидротехник корылмалар һәм буалар күп, бу эштә дәүләт тә зур ярдәм күрсәтә.

 Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов белән бергә  кырлардагы эшләрнең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм актив белән очрашты. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, район кырларында корылык нәтиҗәләре күренә. Ул урып-җыюга аерым игътибар бирергә һәм тиешле азык базасын булдыру өчен барлык чараларны күрергә кушты.

Министр күпьеллык үлән орлыкларын чистарту буенча «Заказник Степной»  орлык заводында булды, анда предприятие директоры Владимир Рослов завод эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.

Аннары Марат Җәббаров яшелчә һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче «Виктория» КФХ ҖЧҖенең теплица комплексында булды. Әлеге комплекс Татарстанның көньяк-көнчыгышында бердәнбер теплица комбинаты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International