"Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты белгечләре игенчелекнең биологик системасы элементларын уңышлы гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Буа районының «Авангард» ҖЧҖ базасында туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм җитештерүне киңәйтү өчен биологик   игенчелек системасы элементларын уңышлы гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында семинар-киңәшмә узды. Семинарны  «Биопрепаратлар»  фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ оештырган.

 Чарада   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе  урынбасары    Таһир Һадиев, «Татарстанның элиталы  орлыклары» ассоциациясе директоры Юрий Еров, Татартанның агробизнес кадрлар яңадан әзерләү  институты   директоры Николай Титов, «Россия авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары   Елена Прищепенко, шулай  ук  Казан  (Идел буе) Федераль  Университетының  биологик фәннәр докторлары,   профессорлар    Светлана Селивановская һәм Татьяна Багаева, Татарстан Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) – Россия  фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге аерымланган структур  бүлекчәсе    селекционерлары Василий Блохин, Фадеева А., Нурания Васы    йлова, «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы,  «Татарский»  агрохимия хезмәте,  “ТАТАГРОХИМ» ҖЧҖ,    холдинг  компанияләр, эре авыл  хуҗалыгы  оешмалары, республиканың,  Чувашиянең, Самара һәм  Ульяновск өлкәләренең  орлыкчылык  агрофирмалары  һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре  һәм башка җаваплы  затлар  катнашты. 

   Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше барышында «Авангард» ҖЧҖ җитәкчесе Николай Курчаткин җыелучыларга эшчәнлекнең  төп юнәлешләре һәм хуҗалыкны үстерү юллары турында сөйләде.

 "Предприятиенең төп бурычлары - 4 млрд. сумнан да ким булмаган табыш алу, бөртеклеләрнең уңдырышлылыгын 45-50 ц/га кадәр җиткерү һәм кимендә 21 мең тонна ит җитештерү. Коллективта  барлык шартлар  да бар. Хезмәткәрнең уртача хезмәт хакын 40 мең сумга җиткерү", - дип билгеләп үтте ул.

Аннары директор урынбасары Рафис Яфизов практик өлешне дәвам итте, ул  дуңгыз тиресен биодеструктор белән зарарсызландырып, кырларга  чыгару исәбенә   органика кертүне  арттыруның яңа алымнары турында сөйләде.

 Семинар-киңәшмә барышында галим-аграрийлар, «Биопрепаратлар» ФҖИ” компаниясе белгечләре катнашучыларны туфрак экосистемасында табигый әйләнешләрне активлаштыру элементлары, туфрактагы патоген микроорганизмнарны киметү юлы  белән  аның  көчен  арттыру өлкәсендәге  яңа эшләнмәләр, үсемлекләрне интеграцияләнгән яклау ысуллары белән таныштырдылар. Аграрчылар шулай ук аномаль корылыкка бәйле проблемаларны да күтәрделәр һәм «Биопрепаратлар»  фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖенең билгеләнгән проблемаларны хәл итүдә биологик    игенчелек системасының  этәрү буенча төп ролен билгеләделәр.

«Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты" ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина биопрепаратлар, биофунгицидлар, биодеструкторлар, биохелатлар һәм биогуматлар куллануның яңа эшләнмәләре һәм технологияләре турында сөйләде.

 "Тәҗрибә делянкаларын күзәтү игенчелектәге биологик системаның нәтиҗәлелеген раслый, аерым алганда, болар биологик ресурслар   органикасын - сидераль культуралар (горчица, фацелия, карабодай, 4-5 культурадан сидератлар коктейле), кузаклы культуралар (борчак, соя), камыл һәм салам калдыкларын куллану белән аңлатыла», - дип билгеләп үтте ул.

 Хуҗалыкның баш агрономы Хәмит Гыйматдинов туфракта борчак, соя, күпьеллык үләннәр (люцерна, козлятник) чәчүлекләре аша биологик азот туплау  концепциясен тәкъдим итте. Бу процедура, пестицидлар куллануны  50%ка киметеп, уңышны арттырырга мөмкинлек бирә, бу аксым кытлыгын, эре мөгезле терлекләр һәм дуңгызчылык комплексы өчен куркынычсыз продукция җитештерү проблемасын тулысынча хәл итә.

 "Игенчелектә бу юнәлештә эшләүнең  нәтиҗәле алымнарыннан берсе - авыл хуҗалыгы культураларының, шул исәптән бөртекле культураларның (сабан бодае, арпаның) сортлары куәтен ачу өчен биологик препаратларны максималь куллану, интеграцияләнгән яклау системасын үстерү, һәм нәтиҗәдә, биологик препаратлар  күрсәтмәләрен һәм технологияләрен үтәү исәбенә химик препаратларны һәм ашламаларны куллануны  минимальләштерү», - диде Хәмит Гыйматдинов.

Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре яңа эшләп  чыгарылган  Биочар һәм Барьер   препаратларының тәҗрибә кырларында ничек эшләүләрен  күрсәттеләр.

Тәкъдим ителгән тема зур кызыксыну уятты һәм семинарны диалог, тәҗрибә алмашу форматында  үткәрергә мөмкинлек  бирде һәм биологик яклау системасын  тәҗрибә кишәрлекләрендә генә түгел, ә хуҗалык шартларында  да  куллануга  анализ ясалды.    

 Семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга түбәндәге киңәшләр бирелде:

1. Органиканы максималь күләмдә файдалану чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын арттыруда отышлы ысул  булып тора, шуны  әйтергә кирәк,  «Авангард» ҖЧҖендә үзләштерелгән дуңгызчылык комплексы калдыкларын утильләштерү һәм туфракка кертү ысулы минераль ашламалар белән чагыштырганда 4 – 5 тапкыр арзанрак һәм бу мөмкин кадәр киңрәк   тиражланырга тиеш.

2. Игенчелекнең адаптив-ландшафт системасын булдыру, туфрак эшкәртүнең туфрак - һәм ресурс саклау буенча яңа технологияләрен гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы җирләре  туфрагының тыгызлануын  шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 3. Туфрак биотасы куәтен куллану исәбенә химик препаратларны куллануны    киметү, биопрепаратлар ярдәмендә аны активлаштыру туфракка пестицидлар  кертүне  киметәчәк  һәм аның үз-үзен торгызу процессларын арттыруга китерәчәк.

4. Үстерелә торган культураларның үзенчәлеген исәпкә алып, һәр хуҗалык шартлары өчен махсус сайлап алынган һәм расланган үсемлекләрне яклауның интеграцияләнгән системасын киңәйтү  максатка ярашлы.

 5. Яңа  эшләнгән микроэлементларның, органик ашламаларның яңа  хелат рәвешләрен тизләтелгән җитештерүне тикшерү максатында, фән һәм бизнес көчләрен  берләштерү һ. б.

6. Дым туплауга һәм дым саклауга юнәлтелгән туфрак эшкәртү технологиясе   гарантияләнгән уңыш   нигезе булып тора.

7. Кузаклы культуралар чәчүлекләренә, сидератларга,   биологик азот туплау фабрикасы буларак, күбрәк игътибар бирергә .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International