Марат Җәббаров: терлек азыгы запасы һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм шәхси хуҗалыкларның азык белән тәэмин ителеше буенча эшне көчәйтергә кирәк

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда 322 мең тонна печән, 2 млн. 336 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак. Бүгенгә  213 мең тонна печән (ихтыяҗның 66%ы), 944 мең тонна сенаж   (ихтыяҗның 40% ы) әзерләнгән. шартлыча 1 баш терлеккә 30 ц. азык  таләп ителә, бүгенгә 7,3 центнер әзерләнгән. Шулар  турында  бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Комиссия  утырышын Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар  тоташтырылды. Утырышта Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән республикада авыл хуҗалыгы оешмалары  һәм район җирлекләре кысаларында  азык балансына анализ ясалды. Агымдагы елда республиканың 23 районы терлекчелекне җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итә алачак. Шул ук вакытта кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә вәзгыять кискен.

5 июльгә кадәр муниципаль районнар баланс комиссияләре үткәрергә, барлык милек рәвешләрендәге, шәхси хуҗалыкларда терлек азыгына булган ихтыяҗны анализларга, терлек азыгы җитмәүне тулыландыру буенча чаралар эшләргә тиеш. Бүгенге көндә авыл җирлекләре буенча мәгълүматны оператив рәвештә 22 район тапшырды, дип ачыклык кертте Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. "Районнарда   азыкны тиешле  күләмгә тутыру  өчен күрше төбәкләрдән кайтару  буенча эшне оештырырга  кирәклеген  аңлыйлар, - диде ул. - Терлек азыгын тиешле күләмдә җыеп алу буенча эш алып барыла". - Бүгенге көндә халыкта  коры  азык балансы 86,3% тәшкил итә, шул исәптән печән - 85%, салам - 90%».

 Татарстан Президенты терлек азыгы запасларын әзерләү һәм  авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм шәхси хуҗалыкларның азык белән тәэмин итлеше буенча эшне  көчәйтергә  кушты.

"Муниципаль районнарга халыкны кирәкле күләмдә азык белән тәэмин итү эшен көчәйтергә,  шул исәптән елга буйларында, болыннарда, урман массивларында булган  азыкны җыярга кирәк,  шулай ук терлек азыгын  чит төбәкләрдән кайтаруга  да  әзер  булырга  кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Пай хакы  өчен халыкка  терлек  азыгы   бирү мәсьәләсен карарга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына -  азык  өчен  бөртеклелеләр өлешен куллануны  исәпкә  алып, орлык материалына мониторинг үткәрергә, 2022 елгы чәчү кампаниясен орлыклар белән тәэмин итү өчен орлык участокларын саклап калырга һәм мониторингларга, азык кытлыгы булган муниципаль районнар буенча тәкъдимнәр әзерләргә,  өстәмә азык культуралары чәчүне оештырырга, чәчүлекләрен  иминләштергән авыл хуҗалыгы оешмаларына  корылыктан күргән зыянны каплау буенча методик ярдәм күрсәтергә».

 Татарстан Президенты шулай ук,  терлекчелек өчен азык запаслары өлешендә республиканың эчке ресурслары җитмәскә мөмкин, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга, ашлык фуражы мәсьәләләрен уйларга кирәк, диде. Ул атна саен муниципаль районнарның нотыкларын  тыңларга тәкъдим итте.

Муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы оешмаларын  һәм шәхси хуҗалыкларны азык белән тәэмин итү мәсьәләсен контрольдә тотарга өндәде. “Бу - сезнең эш, - диде ул. - Бу безнең өчен бик мөһим”. - Авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре белән бергә хәлне контрольдә тотарга кирәк. Оператив штаб көн саен динамиканы күзәтеп торырга тиеш. Терлек азыгы җитмәү киләчәктә терлекләрнең баш саны кимүгә, авылда эш урыннары кимүгә китерергә мөмкин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International