Татарстан Республикасында аномаль температураларга бәйле куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган 38 муниципаль район буенча Гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы күрсәтмәгә кул куелган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәгә барлык муниципаль районнар тоташтырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында агымдагы һава торышы мәсьәләсе һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре куәтен саклап калу чаралары каралды. «Республикада урнашкан һава шартлары, яңгырларның булмавы авыл хуҗалыгы культуралары уңышын һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге хәл турында фикер алышырга һәм эссе һава торышының тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм республиканың үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итүчәнлеген саклап калу буенча бергәләп чаралар эшләргә кирәк».
Утырыш барышында Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә Гадәттән тыш хәл режимын кертү мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров әйтүенчә, июнь ае температура һәм явым-төшемнәр буенча аномаль санала. Ул, республика территориясендә явым-төшем аз булды, моңа кадәр 1989 елда, 1998 һәм 2010 елларда булган иде мондый хәл, дип ассызыклады. "Бүген явым-төшем булса да, ул фронталь характерда түгел, ә локаль характерда гына, - диде Сергей Захаров. – Туфракта дым запасы түбән - продуктив дымлылык 100 мм-дан да кимрәк".
“Туфракта продуктив дым җитмәү уңыш булдыруга тискәре йогынты ясый", - дип белдерде Сергей Захаров. Ул федерация субъектлары буенча күрсәткечләрне китерде: Алтай краенда, Омск өлкәсендә, Чиләбе, Новосибирск, Оренбург, шулай ук Башкортстанда корылык күзәтелә.
Идел буе федераль округы субъектлары кысаларында иң катлаулы хәл - Башкириядә, диде Сергей Захаров, шулай ук Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә дә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, Гидрометеорология идарәсе 38 районда куркыныч агрометеорология күренешләрен – коры җилләр булуын, туфрак корылыгын, атмосфера корылыгын раслады. Коры җилләр 34 муниципаль районда теркәлгән. 18 муниципаль районда - туфрак корылыгы. Мөслим һәм Сарман районнарында атмосфера корылыгы теркәлгән.
Муниципаль дәрәҗәдә Гадәттән тыш хәл режимын кертү авыл хуҗалыгы оешмаларының инвестицион һәм кыска сроклы кредитларын, шулай ук форс-мажор вәзгыяте аркасында башка йөкләмәләрне озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга үсемлекләр үсешенә куркыныч янау йогынтысын теркәү өчен иминият компаниясенә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иминият түләүләренә гариза бирү өчен документаль нигез (Гидрометеорология идарәсе тарафыннан куркыныч агрометеорологик күренешләрне раслау) бөтен республика буенча диярлек (38 районда) бар.