Марат Җәббаров микробиологик лабораторияне ачуда катнашты

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Бүген «Татарский» агрохимия хезмәте үзәгендә микробиологик лаборатория ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарский»  агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов һәм Үзәк хезмәткәрләре катнашты.

 

Лаборатория туфракта бактерияләр булу-булмауга,  аларның төрләренә һәм микъдарына   тикшеренүләр үткәрәчәк.

 

 «Без-агрохимиклар. Туфракның химик үзлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнәбез. Без химик тикшеренүләр белән генә шөгыльләнеп калмыйча,   микробиологик лаборатория   төзергә кирәк, дигән карарга килдек. Туфракта  өч төрле үзлек бар: физика, биология һәм туфрак химиясе. Биология безнең оешманы үстерү өчен яңа юнәлеш булып тора», - дип сөйләде  “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов. Туфракка  микробиологик анализ ясау башлангыч материалны анда бактерияләр булу-булмауга,  аларның төрләренә һәм микъдарына   комплекслы тикшеренүләр үткәрүдән гыйбарәт. Ул аерым бер җир кишәрлегенең экологик торышын бәяләү өчен кулланыла. Ул токсикологик, профилактик һәм санитар-гигиена тикшеренүләре кысаларында үткәрелергә мөмкин. Үзәкнең микробиологик лабораториясендә 10лап  тикшеренү үткәрергә һәм нәтиҗә чыгарырга    мөмкин. “Без бу лабораториянең республика һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен әһәмияте бик  зур дип саныйбыз. Бүген  авыл хуҗалыгы продукциясен үстерүдән  мул  уңыш  алырга  теләүче    җир хуҗалары, предприятиеләр җитәкчеләре туфрак пробаларын анализга бирәләр. Нәтиҗәдә, без җир составының нинди булуын һәм күпме ашламалар кирәклеген күрәбез, мондый анализ грунтның уңдырышлылыгын бәяләргә, шулай ук аны арттыру буенча чаралар  күрергә  мөмкинлек бирә. Моннан тыш, туфрак характеристикаларын өйрәнү аның имин булуына инанырга  мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә  караганда, "Татарский "агрохимия хезмәте Үзәге" ФДБУ 1994 елда ук терлек азыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен, туфракны һәм агрохимикатларны анализлау буенча техник компетентлы һәм Бәйсез сынау үзәге буларак аккредитацияләнгән. Туфракка анализ ясауның югары сыйфатлы  булуы  “Д.Н. Прянишников ис.  Бөтенроссия агрохимия фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ВНИИА ГНУ) тарафыннан ел саен үткәрелә торган лабораторара чагыштырма сынаулар барышында раслана. Әлеге сынаулар белешмәләре буенча учреждение Россиянең сынау лабораторияләре рейтингында әйдәүче  урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International