Авыл хуҗалыгы тармагының төп вакыйгасы – «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге территориясендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга - «АГРОВОЛГА 2021»  халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

«АГРОВОЛГА 2021» – Россиядә бер мәйданда масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук янәшәдәге 48 гектар тәҗрибә-демонстрацион кырларын  берләштергән бердәнбер күргәзмә.

 Чараның эшлекле өлеше авыл хуҗалыгының барлык актуаль һәм кискен мәсьәләләрен исәпкә ала. Биредә 170тән артык Россия һәм халыкара алдынгы экспертлар һәм практиклар катнашында 30дан артык  тармак секциясе һәм түгәрәк  өстәлләр узачак.  Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган төп чара буларак, «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр: хәвеф-хәтәрләр  һәм мөмкинлекләр» темасына фәнни-гамәли конференция узачак. Чара барышында АПКда цифрлы икътисад, авыл территорияләрен үстерү, продуктив иминлекне тәэмин итүдә фәннең роле, биотехнологияләр һәм органик игенчелек кебек мөһим темалар каралачак. Генетик  потенциалны бәяләү һәм арттыру мөмкинлегенә, терлекләрне ашату һәм үстерү өчен яңа технологик продуктларга һәм программаларга, ветеринариянең роленә, үсемлекчелек өчен заманча ашламалар технологияләренә һәм линейкаларына, авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләрен техник җиһазлауга аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук хуҗалыкларның нәтиҗәлелек мәсьәләләре һәм нәтиҗәлелекне күтәрү  ысуллары яктыртылачак.

Күргәзмәнең масштаблы экспозициясе АПКның төп юнәлешләре буенча блокларга бүленгән. Күргәзмә кунаклары павильонда үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, ветеринария, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау әйберләре белән шөгыльләнүче компанияләр тәкъдим итә торган  экспозиция белән танышачаклар. Биредә АПКның төрле өлкәләрендә үзләренең яңа эшләнмәләрен киң тамашачыга тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәнең генераль иганәчесе “Август”  фирмасы АҖ үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар пакетын тәкъдим итәчәк. «УРАЛХИМ» сәүдә йорты ҖЧҖ компаниясе яңа минераль ашламалар күрсәтәчәк. Эре мөгезле терлекләр өчен яңа продуктлар линейкасын “Коудайс Мкорма” ҖЧҖ һәм “МегаМикс” ҖЧҖ тәкъдим итәчәк. «РОМАКС» ҖЧҖ күргәзмәгә «OMEGA» чистарткычларының яңа буынын алып килә. Ә «СиСорт» ҖЧҖ - оптик сортировкалау технологиясе белән «SmartSort B» фотосепараторын тәкъдим  итәчәк.

 Күргәзмә кунаклары шулай ук «Лира Фарм» ҖЧҖеннән  саву җайланмаларын юдыру өчен яңа кислоталар һәм селте чаралары белән таныша алачак. «Комплекс Агро» сәүдә йорты берничә яңалык тәкъдим итәчәк: «Алтай-42» ашлык киптерү җайланмасы, «НК-100» нориясе, күргәзмә комплектациясендә, универсаль тагылма һәм туфракка сыек ашлама кертү өчен ликвилайзер. «Үсемлекчелек» өлкәсендәге яңалык – «Брабендер» ҖЧҖеннән онның су сеңдерү сәләтен билгеләү өчен «Фаринограф-TS» җайланмасы.

 Асфальт җәелгән ачык мәйданчыкта 60тан артык җитештерүче һәм тәэмин итүче үз авыл хуҗалыгы техникасын куячак. Мәсәлән, «АГРОПРОФ» ҖЧҖ   югары тизлекле «Vaderstad Tempo L16» чәчкечен, «АльфаСервис» ҖЧҖ – «New Holland FR 500» азык җыю комбайнын һәм «КУН ВОСТОК» ҖЧҖ  -«SPW 27. 2» үзйөрешле   азык ваклагыч-тараткыч тәкъдим  итәчәк,  «SB 1290» зур кәтүкләр җыю-пресслау  агрегатын һәм башка техника тәкъдим  итәчәкләр.

«Авыл хуҗалыгы техникасы» бүлегенең үзенчәлеге – «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе стратегик партнерының эксклюзив экспозициясе  булачак -   «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖ    булачак, аны иң эре тәэмин итүчеләр  - «Евротехника» АҖ, «Җир техникасы» ҖЧҖ, «ТИМЕР-Т» ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ һ.б. оештыра.

  Күргәзмәнең эшлекле   программасына авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп  күрсәтү  дә кертелгән.   Бу реаль кыр шартларында кайбер агрегатларның  эшләгәнен күрү һәм танышу  өчен зур   мөмкинлек. Мәсәлән, «АгротехниКа МП» ҖЧҖ печән әзерләү буенча бөтен эш циклын күрсәтәчәк. Шулай ук тырмалы «РСМ-2375» тракторын, «МТЗ-82» тракторын, «KAMA LEOPARD 2»1 тешле гидрофикацияле тагылмасын, «Оверум» сабаны белән «New Holland -6050» тракторын һ. б.ларны эшләү процессында күрергә мөмкин булачак.

 Күргәзмәдә беренче тапкыр Казан аграр университеты үзенең авторлык эшләнмшсен – тулысынча автономияле пилотсыз 4 дәрәҗәдәге ADAS тракторын күрсәтәчәк. Пилотсыз трактор  автоном рәвештә туфрак эшкәртергә,   үз юлындагы  каршылыкларны борылып узарга,   спутник һәм кәрәзле элемтәдән башка  эшләргә мөмкин.

Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖ ярдәмендә  «Трактор-шоу» төбәк ярышы узачак, анда Татарстан  Республикасының барлык районнарыннан механизаторлар иң яхшы  тракторчы исемен алу  өчен  ярышачаклар. 

Чара үткәрү территориясендә гаять зур «Терлекчелек» блогы була, комплекс   200 нәселле  терлеккә    исәпләнгән манежны һәм трибунаны  үз эченә ала. Күргәзмә кысаларында республикада беренче тапкыр нәселле терлек буенча масштаблы конкурс узачак, анда республиканың 12 районыннан 90нан артык терлек катнаша. Хайваннар экстерьер линия билгеләре  -  сөтлелеге, тазалыгы, гәүдә төзелеше, җилене,    аяк-тояклары, йөреше һ.б.лар буенча бәяләнәчәк. Төрле номинацияләрдә объектив бәя бирү һәм җиңүчеләрне сайлау өчен Венгрия Республикасының Голштино-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләрнең милли ассоциациясеннән профессиональ бәя бирүче Тамаш Шебок чакырылган.   

 Актуаль трендлар һәм яңа эшләнмәләр терлекчелек өлкәсендә дә күрсәтеләчәк. "Техно Арча" ҖЧҖ компаниясе эре мөгезле терлекләр фермалары өчен тирес чыгаруның яңа скрепер системасын күрсәтәчәк. Сыерларны  саву  алдыннан җиленнәрен юдыру машинкасы – Скрубберны     ГК Континентал тәкъдим итәчәк. «Зебра Линия» компаниясе күргәзмәгә тере хайваннарны ташу өчен яңа ике катлы ярымтагылма алып килә; «ТИМОФЕЕВ+» ҖЧҖ компаниясе сыйфатны  контрольдә тотучы  цифрлы системасы белән  үгезләрне теркәү станокларын күрсәтәчәк. «Мировет» ҖЧҖ культурист-үгезләр алу өчен голштин сыерларын Бельгиянең ак-зәңгәрсу токым  орлыклары белән кушылдыруның  яңа технологиясе турында сөйләячәк.

 Селекциядә ирешкән үз казанышларын, ашламалар һәм тәҗрибә кырларын  яклау чаралары өлкәсендәге төрлелекне 30 компания күрсәтәчәк. Мондый форматта берничә компания беренче тапкыр катнаша, алар арасында «Аммоний» АҖ («Үсемлекчелек» бүлегенең рәсми иганәчесе), «УРАЛХИМ» ТД ҖЧҖ, «ЭкоНива-Семена» ҖЧҖ, «СААТБАУ РУС» ҖЧҖ, «МИКРОБОКС» ҖЧҖ һәм башкалар. Демонстрацион мәйданчыкларда моңа  кадәр Татарстан Республикасында чәчелмәгән яңа сортларны күрергә мөмкин булачак. Мелиорация системасы булу  аркасында бу җәйдәге аномаль эсселек шартларында да  уңышны  мөмкин кадәр күбрәк саклап  калу  мөмкинлеге бар.

Мелиоратив сулык янындагы «АгроФудФест» туклану гастрономия фестивале дә катнашучыларда һәм килүчеләрдә уңай  тәэсир калдырыр дип көтелә.   Татарстанның натураль  продуктларыннан фуд-кортта ачык утта әзерләнгән төрле ризыклардан  авыз итәргә мөмкин булачак.

agrovolga.org сайтында  теркәлгән һәркем авыл хуҗалыгы тармагының төп вакыйгасында катнашырга, АПКның төрле өлкәләрендәге яңа казанышлар белән танышырга, яңа алдынгы агротехнологияләр һәм инновацияләр, агросәнәгать комплексының дөньякүләм тенденцияләре турында тулы мәгълүмат алырга, эшлекле элемтәләрне җайга салырга һәм ныгытырга мөмкин.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International