Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тотуга субсидияләр алу өчен заявкалар сайлап алуны игълан итә

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга заявкалар  сайлап алуны игълан итте.

Заявкалар һәм документлар 2021 елның 25 июненнән 25 июленә кадәр авыл (шәһәр) җирлеге башкарма комитетына яисә авыл хуҗалыгы идарәләренә тапшырыла.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан заявкасын  һәм   документларын  «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә йә шәхси кабинетын  авторизацияләү юлы белән «Минем субсидияләр» мобиль кушымтада, шулай  ук  кәгазь документ рәвешендә дә дә тапшырырга хокуклы.

Субсидия шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм аның  агымдагы финанс елының 1 гыйнварына түбәндәге  терлекләре булган гражданга бер тапкыр бирелә:

бер баш савым сыерыбулса  - бер баш сыерга 2300 сум күләмендә,

ике баш савым сыеры булса - 1 баш сыерга 3300 сум исәбеннән,

өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булса - 1 баш сыерга 4300 сум исәбеннән,

ана кәҗәләргә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләренә - 1 баш терлеккә 500 сум исәбеннән.

 Гомуми бюджет ярдәме күләме  350 млн. сум тәшкил итә.

Заявкаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International