Татарстан фермерлары үзләренең продукциясен «ҮЗЕМНЕКЕ» Бөтенроссия фестиваленә чыгардылар

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

«Үземнеке» беренче Бөтенроссия фестивалендә «Кәүсәр», «Йолдыз» кооперативлары, «Лотфуллина» КФХсы һәм Татарстанның башка фермерлары үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

"Бөтенроссия дәрәҗәсендәге масштаблы чарада республика данын яклап катнашуыма мин бик шат. «ҮЗЕМНЕКЕ» фестивале ул үзең җитештергән продуктларны презентацияләү мәйданчыгы гына түгел, ә булачак партнерлар белән эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен дә менә дигән мөмкинлек. Ә безнең клиентлар һәм башка фермерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәргә «Үз фермерлыгым» сервисы ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте Зеленодольск районыннан фермер һәм ресторатор Кадәрия Лотфуллина.

Фестиваль кунаклары Татарстан, шулай ук Чувашия, Марий Эл, Мордовия, шулай ук Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләре фермерлары җитештергән һәм әзерләгән тәмле һәм файдалы продуктларны югары бәяләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «ҮЗЕМНЕКЕ» фестивале милли ашларны һәм Россия продуктларын яратучылар өчен чын бәйрәм, гаилә чарасы булды, дип билгеләп үтте. Аны фермерларга үзләрен күрсәтергә һәм киң аудиторияне үз җитештергән  продукция  белән таныштырырга ярдәм итү максатыннан оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International