Арча районында машина белән сыер саву буенча иң яхшы операторны һәм мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технологны сайладылар

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Арча районында “Северный” АХП” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы узды.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, «Арча» ҖЧҖ генераль директоры Минтимер Минһаҗев, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларыннан зооветеринария белгечләре һәм конкурсантлар катнашты.

Конкурста катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр, саву аппаратын сүтеп җыю, сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышлар барышында кунаклар һәм чарада катнашучылар «Сабантуй» уеннарында катнаштылар, кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Судьялар катнашучыларның теоретик белемнәренә һәм гамәли күнекмәләренә югары бәя бирделәр. Технологлар арасында беренче урынны «Курса МТСы»ннан Ленар Шакиров алды, икенче урынны - «Игенче» агрофирмасыннан Булат Гарәпшин, өченче урынны “Северный” АХП” ҖЧҖеннән Нурсәнә Назарова алды.

Машина белән сыер саву операторлары арасында беренче урынны “Северный”  АХП” ҖЧҖеннән Нәзирә Нигъмәтҗанова алды, икенче урынны -«Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Тамара Мосунова, өченче урынны «Тукай» ҖЧҖеннән Флера Вәлиева алды.

Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Мактау грамоталарын, шулай ук акчалата премияләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International