Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә ат чабышлары бәйрәме узды

2021 елның 26 июне, шимбә

26 июньдә «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары узды. 4 заезд һәм 10 чабышта понилар, юртаклар һәм менге атлар ярышты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Дәрәҗәле ат чабышларында катнашу өчен илнең төрле шәһәрләреннән һәм республикаларыннан катнашучылар килгән иде.

Һәм менә старт бирелде, тамашачылар алкышлары астында гарәп чабышкылары ярышка ыргылдылар. Төрле төстәге камзолларга һәм картузларга киенгән 11 жокей җиңүгә омтылды. 2000 метр араны узасы бар иде. Көрәш уңышы алышынып торды, әмма Удмуртиядән җирән Мейси лидерлыкка чыкты. Ул шулай ук ат чабышларының беренче җиңүчесе булды. «Татнефть» ГАҖ Кубогына икенче ат чабышларында Марий Эл айгыры җиңде, биредә Татарстанда туган чиста токымлы менге атлар да катнашты. «Татспиртпром» АҖ призына узган заездда «Татнефть» ГАҖдан Эдуард Большаков җитәкчелегендәге Некст Чаптер кушаматлы туры айгырдан да өлгеррәк ат булмады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына бишенче чабышта «Татнефть» ГАҖдан беренче категорияле җайдаклы Марат Вафин идарәсендәге Тайди Бори кушаматлы яшь айгыр җиңде. Чечен Республикасыннан «Әхмәт» КСХ АНОдан халыкара класслы жокей Хәбиб Улубаев җитәкләгән АКШтатуып-үскән Грейт Виннер айгырының тизлегенә тиңдәшләр булмады һәм алар Казан Кремле кубогын алдылар!

Ат чабышлары кызганнан-кыза барды:Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына, “Золотая миля”, Сабантуй-2021, З.И. Хәбибуллин истәлегенә, Татарстан Республикасы игенчеләре хөрмәтенә, Татарстан горурлыгы, Татарстан Республикасы жокейлары чемпионаты һәм башкалар призына чабышлар булды. Тамашачылар, атларның  тизлеген, тезлеген, җайдакларның осталыгын бәяләп, һәр заездның финишын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Хуҗасының кем булуы, айгырларның кайдан килүе мөһим түгел, ә иң мөһиме - гаделлек белән җиңү, тырышлык һәм осталык.

Ә иң мавыктыргыч һәм кызыктыргыч заезд – ул «Яшь өметләр» пониларында булды, анда 9-14 яшьлек кызлар һәм малайлар катнашты. Помадка исемле җирән понида Актүбә ш.т.п.ыннан 14 яшьлек Диләрә Мортазина җиңде. Икенче урынны Наина Мужева яулады. Иң яшь спортчы Казаннан тугыз яшьлек Ясмин Әхмәтҗанова соңгы алтынчы урынны алды.

Ат бәйрәме бик күңелле узды - халыкның шундый тамашаларга, дуслар һәм атлар белән аралашуга сагынганлыгы күренә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International