Марат Җәббаров:республика хуҗалыкларына чәчүлекләрне яклау һәм тукландыру буенча эшне көчәйтергә кирәк

2021 елның 26 июне, шимбә

Куркыныч агрометеорологик шартлар чорында республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне яклау һәм тукландыру эшләрен көчәйттеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 26 муниципаль районда корылык күзәтелә, туфрак корылыгы - 6 районда, атмосфера корылыгы – 2 районда. Бу пәнҗешәмбедә авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыкка килгән вәзгыять буенча районнар һәм ведомствога караган структуралар белән киңәшмә узды. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча районнардан авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм авыл җирлекләрендә тупланган азык балансы турында мәгълүмат җыю оештырылды.

Аграрийлар терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. Бүгенге көнгә 181 мең тонна печән (ихтыяҗның 57%ы), 870 мең тонна сенаж (37%) әзерләнгән. Узган елдан калган азык запасы бар, әмма аның күләме җитәрлек түгел. Республика районнарының яртысыннан артыгында коры һәм сусыл азык запасы нибары 1-2 айга җитәрлек, ә кайбер районнарда запас бөтенләй юк.

Корылык азык культураларының уңышына шактый йогынты ясады. Узган ел белән чагыштырганда, бер гектардан 40 центнерга кимрәк азык җыелырга тора. Мондый тенденция 14 муниципаль районда күзәтелә. Азык культуралары чәчүлекләренең уңдырышлылыгын саклап калу өчен кайбер хуҗалыклар сугару буенча интенсив чаралар күрәләр.

Азык җитмәү сөт җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда аеруча кискен чагылыш табачак. Сөт тармагының хәле хәзер җиңел түгел. Югары энергетика һәм югары аксымлы азык бәяләренең 50%ка кадәр артуы, энергиягә бәяләр арту, ремонтка һәм чит ил җайланмаларына хезмәт күрсәтү бәяләренең күтәрелүе, запас частьләрнең бәясе 30%ка артуы сөт җитештерүнең үзкыйммәтен 20%ка кадәр арттыруга китерде. Агымдагы елның 1 июненә 1 килограмм сөтнең үзкыйммәте узган елның шушы чорына карата 2 сум 90 тиенгә арткан һәм, НДСтан башка, 22 сум 28 тиен тәшкил итә.

Фаразлана торган азык кытлыгы кышкы чорга ихтыяҗны тәэмин итү өчен терлек азыгын республикадан читтән сатып алуга өстәмә чыгымнар таләп итәчәк. Шуңа күрә инде хәзер үк чыгымнарны оптимальләштерү буенча чаралар планын билгеләргә кирәк. Продукциянең үзкыйммәте шактый арту белән рәттән сөткә бәяләрнең стагнациясе дә күзәтелә. Агымдагы көнгә сөткә уртача бәя - 25 сум 19 тиен, узган елның шушы чорына карата, НДСтан башка, нибары 89 тиенгә арткан», - диде министр.

Сөткә бәяләрне тотрыкландыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эшкәртү предприятиеләре белән озак сроклы контрактлар төзү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Шулай ук соңгы айларда металл бәяләре дә югары темплар белән үсә. 2020 елдагыдан уртача 60%ка арткан, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инвестиция эшчәнлегендә тискәре чагылыш таба. Акча җитмәү аркасында  төп капиталга планлаштырылган инвестицияләрнең кимүе дә фаразлана. Терлекчелек тармагында 29 инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен 30,5 мең баш савым сыерына 26,5 млрд. сум күләмендә финанс кертемнәре планлаштырылган.

Дәүләт ярдәме чаралары сөт җитештерүчеләрнең табышын арттыруда өстәмә инструмент булып тора. Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында сатылган сөтнең бер литры өчен федераль бюджеттан 823 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агымдагы климат шартлары мелиорация комплексын үстерүне таләп итә. “Киләчәктә үзебезнең җетерекле урыннарыбызны билгеләргә, мелиорацияне кайда куллана алуыбызны карарга кирәк. Башка юл юк. Дымны саклау буенча эшләргә, корылыкка чыдам сортларны үстерергә һәм сугару системасын максималь рәвештә кулланырга кирәк. Бу бик мөһим”, - дип өстәде Татарстан  Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International