Милли бәйрәм – Сабантуй белән котлау

2021 елның 26 июне, шимбә

Хөрмәтле коллегалар  һәм авыл хезмәтчәннәре!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне халкыбызның милли бәйрәме – язгы кыр эшләренең тәмамлану символы булган Сабантуй белән ихластан котлыйм!

Сабан туе гасырлар буена сакланып һәм буыннан-буынга күчеп килә торган күркәм милли традицияләребезнең иң күркәм сыйфатларын - халыклар дуслыгын һәм туганлыкны, хезмәт уңышларын, туган җиргә, телебезгә һәм мәдәниятебезгә булган м әхәббәтне, тормыш символы булган Икмәккә, аны үстерүчеләргә олы ихтирамны бар яктан югары дәрәҗәдә гәүдәләндерә.

Сабантуй бәйрәмендә, Җир-анага хөрмәт күрсәтеп, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлыйбыз, аларны олылап, иң яхшы биючеләр һәм җырчылар чыгыш ясый, ат чабышлары уза һәм көрәш мәйданында батырлар бил алыша.

Сезгә чын йөрәктән барыгызга да нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, телим! Илебездә тынычлык, гаиләләрегездә иминлек һәм муллык булсын!

Бәйрәм белән!

Татарстан Республикасы

Премьер министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы

һәм азык-төлек министры                                              

Марат Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International