«Агроволга» күргәзмәсендә яңа авыл хуҗалыгы техникасы яңалыкларын күрсәтәчәкләр

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Агроволга» күргәзмәсендә 60тан артык җитештерүче һәм тәэмин итүче «Авыл хуҗалыгы техникасы» бүлеге кысаларында үз техникасын тәкъдим итәчәкәр. Биредә шулай ук «Таросмашинери» ҖЧҖ, «АМА-Поволжье» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ, «Кун Восток» ҖЧҖ, «Даймлер КАМАЗ РУС» ҖЧҖ, «Гелиос Агро» ҖЧҖ, «Агропроф» ҖЧҖ, «КАЗАНЬСЕЛЬМАШ» ҖЧҖ, «Ропа Поволжье» ҖЧҖ, «АгротехниКа МП» ҖЧҖ кебек  гигантларның һәм башкаларның продукциясе белән танышырга мөмкин булачак.

Мәсәлән, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ JAGUAR азык җыю комбайнын, CLAAS тракторларын, SCORPION телескопик төягечен, Pantera үзйөрешле сиптергечен күрсәтәчәк. «А-Менеджмент» ҖЧҖ аграрийларга Samasz азык әзерләү техникасын, QUIVOGNE Fleo fleo APFL-FF-28 каты дисклы сабанны, тирән сөрә торган ике рәтле QUIVOGNE SSDR техникасын, OROS кукурузын җыю өчен CORNADO ургычы, Raven автомат рәвештә йөртү системасын тәкъдим итәчәк.

“Шумахер” ҖЧҖ компаниясе Шумахер кисү системасының яңа кисү аппаратын күрсәтәчәк. «МАН ТРАК Чаллы» ҖЧҖ килүчеләрне MAN 18.480 авыр йөк тарткыч белән таныштырачак. Күргәзмә барышында «Техника-Агро» компаниясенең яңа эшләнмәсен - тоташ эретеп ябыштырылган, тирәнтен сөрә торган флагман TIGER G4 техникасын күрергә мөмкин булачак, ул ныклылыгы югары булган корычтан эшләнгәнгән һәм эретеп ябыштыру конструкциясе булу аркасында тыгызлыгы югары булган грунтларда эшләргә һәм авыр авыл хуҗалыгы техникасы белән агрегатлаштырырга мөмкинлек бирә.

Бүлекнең “фишкасы” - “Росагролизинг” АҖенең эксклюзив экспозициясе. Анда иң эре тәэмин итүчеләр һәм «Евротехника» АҖеннән, «Җир техникасы» ҖЧҖеннән, «ТИМЕР-Т» ҖЧҖеннән, «Татагролизинг» АҖеннән һәм башкалардан вәкилләр булачак.

Тыгыз программа кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп күрсәтү планлаштырылган, анда кунаклар агрегатларның эшләгән вакытын күрә алачаклар: тырма белән РСМ-2375 тракторын, МТЗ-82 тракторы белән Феррари яшелчә чәчкечен, киң колачлы «Кама» тырмасын, «Кроне» печән әзерләү техникасын (пресслагыч-җыйгыч, чапкыч, күтүк ясагыч), «Оверум» сабаны белән Нью Холланд-Т6050 тракторын.

Идел буе агросәнәгать комплексының төп вакыйгасында agrovolga.org сайтында алдан теркәлгән теләсә кем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International