Кыр хәбәрләре: көн тәртибендә – терлек азыгы әзерләү

2021 елның 18 июне, җомга

Аяз көннәрдән файдаланып, республика аграрийлары иртәдән төнгә кадәр     кырларда эшлиләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенге көндә игенчеләр  288,6 мең гектар мәйданда   күпьеллык   үлән чаптырганнар, шуннан 80741 га  -   печән,    193349 га  - сенаж өчен,  13384 га  - яшел  азыкка. 99,6 тонна печән һәм 646,2 тонна сенаж әзерләнгән.

 Бу юнәлештә Балтач (37916 тонна), Әтнә (36152 тонна), Актаныш (35265 тонна), Арча (33063 тонна), Кукмара (31200 тонна) һәм Тәтеш (29100 тонна) районнары актив эш алып бара.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International