Аграрийларга киңәшләр:Кәбестә үстерү өчен урынны һәм туфракны ничек дөрес сайларга

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кәбестә үстерү өчен урынны һәм туфракны ничек дөрес сайлау буенча киңәшләр әзерләгәннәр.

Кәбестә иртә өлгерә торган(эшкәртмичә, чи килеш куллану өчен), уртача өлгерешле(маринадлау һәм тозлау өчен) һәм соң өлгерә торган (озакка, кышкыга   саклауга  кую өчен) сортларга бүленә.

Кәбестә үстерү өчен туфракны кояшлы урында сайларга кирәк. Кәбестәнең иртә өлгерә торган сортларына комлы туфрак һәм бакчылсыл туфрак кирәк, соң һәм уртача өлгерешле кәбестә өчен кызыл балчыклы һәм балчыксыл туфрак яхшырак.

Кәбестә утыртыла торган җирдә моңа кадәр бөртекле, кузаклы культуралар, кыяр һәм бәрәңге үстерелгән булса - иң яхшы туфрак санала.

Кәбестә яктылык һәм иркенлек ярата, шуңа күрә түтәлләрне тыгыз ясарга кирәкми. Кәбестә утырту  өчен чокырларны торфлы-черемәле яки комлы җир белән стакандагы кәбестә үсентесенең тамыры озынлыгыннан аз гына тирәнрәк ясарга кирәк. Һәр чокырга 50 г агач көле + 0,5 чәй кашыгы нитрофоска өстәргә киңәш ителә.

Суны 5-6 көннән соң кичке вакытта сибәргә кирәк. Су сибкәннән соң, туфракны йомшартырга һәм шул ук вакытта кәбестә төбен өяргә кирәк. Дымны саклау өчен туфрак өстенә 5 см калынлыктагы торф катламы (мульча) җәяргә кирәк.

Кәбестә яфраклары үсә башлагач, туфракка түбәндәге эретмәне кертү яхшы:5-6 үсемлек өчен – 10 литр суга 10 г аммиак селитрасы кушарга. Күчәне барлыкка килгәндә - 10 литр суга 8 г калий сульфаты +5г икеләтелгән суперфосфат +4г мочевина кушып, шул эретмә белән тукландырырга кирәк. Мондый тукландырулар арасында тиресле сыекча(1:8 концентрация белән) яисә үләнрнәр төнәтмәсе кулланырга киңәш ителә, бер үсемлеккә 1 литр сибәргә. Үсентене тукландыруны пикировкадан соң 7-9 көн узгач башкарырга кирәк. Чүп үләннәре барлыкка килгәндә, туфракны йомшарталар һәм үсемлекнең төбен өяләр.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина билгеләп үткәнчә, кәбестәне саклауга куйганда аның сортларын буташтырырга ярамый, чөнки һәр сортның үз саклау срогы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International