Кыр хәбәрләре:терлек азыгы әзерләүнең кызган

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Яңа чаптырылган үлән исен күпләр җәй һәм ял итеп күз алдына китерә. Әмма кыр хезмәтчәннәре өчен бу вакыт иң киеренке һәм җаваплы чор. Хуҗалыкларда үләнле азык - эре мөгезле терлекләр өчен сенаж һәм печән әзерләү бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, хәзер республиканың бөтен аграрийлары терлек азыгы әзерләү белән мшгуль. Бүгенге көнгә игенчеләр тарафыннан 234 мең га күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан 61090 га-печән, 159819 га - сенаж һәм 11820 га - яшел азык. 533443 тонна сенаж һәм 62820 тонна печән әзерләнгән.

Бу юнәлештә Әтнә (34661 тонна), Балтач (32467 тонна), Тәтеш (29100 тонна), Актаныш (27347 тонна), Кукмара (27850 тонна) һәм Түбән Кама (20500 тонна) аграрийлары актив эш алып бара.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтның Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International