Республика җитәкчелеге Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су иминлеге буенча Дәүләт министры Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири белән очрашты

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су иминлеге буенча Дәүләт министры Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири белән очрашуда агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә азык-төлек чыгару буенча мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор Сараенда узды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләренән Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендәге делегация танышу визиты белән килде.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов болай дип билгеләп үтте:”Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында безнең республика белән БГӘ арасындагы хезмәттәшлекнең үсешен югары бәяли. Россия белән БГӘ арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләр киңәйтелә, глобаль һәм региональ дәрәҗәдәге актуаль мәсьәләләрне җайга салу хуплана;сәүдә һәм инвестицион багланышлар киңәя. Узган ел Россия-Әмирлек товар әйләнеше 77%ка артты. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә”.

Татарстанда булу нәтиҗәле һәм кызыклы булыр дип өметләнәм, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визитлары да күркәм  традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан сөт җитештерү буенча илдә беренче урында тора, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә башка күрсәткечләр буенча ун топ-төбәк арасына керә.

Бүген авыл хуҗалыгы сыйфатлы һәм уңай бәяләрдән үз продукциясе белән Татарстан халкын тулысынча тәэмин итә, диде Рөстәм Миңнеханов, республикада 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык барлыгын да искәртеп узды.

Татарстан БГӘнең хәләл продукция җитештерү тәҗрибәсен үзләштерә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. “Без Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында БГӘ белән үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерергә телибез”, - дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су иминлеге буенча Дәүләт министры Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җылы кабул итүләре һәм бай программа өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен сәфәр бик кызыклы килеп чыкты, - диде ул. – Без бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Азык-төлек иминлеге һәрвакыт БГӘ өчен мөһим тема булып тора. Чөнки азык-төлекнең 90%тан артыгы безгә чит илдән кертелә».

«Без һәрвакыт илнең уңышлы киләчәген, шул исәптән аның азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында уйлыйбыз, шуңа күрә бу юнәлештә инновацион булырга телибез. Илгә азык-төлек кертүдә логистика аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә транспорт чыгымнарын ничек киметергә кирәклеген белү аеруча мөһим. Пандемия чорында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күпләр азык-төлек кыйммәтен башкача бәяли башлады, аны  үстерүнең, җитештерүнең, эшкәртүнең кыенлыклары турында уйлана башлады», - дип сөйләде Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири ханым.

Очрашу барышында азык-төлекне куллану культурасы, аның калдыкларын киметү, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу ахырында эшче төркем төзү турында килешенде, ул агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек мәсьәләләрен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә азык-төлек чыгару буенча уртак проектларны, продукция сыйфаты стандартларын, азык-төлек продуктларын читкә чыгарганда транспорт чыгымнарын киметү вариантларын өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International