Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әлки районында булды. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.
Ул Әлкигә килүгә үк «Хузангай» ҖЧҖендә савым сыерларын һәм яшь мөгезле эре терлекләрне тоту шартлары белән танышты. Предприятие үсемлекчелек, ит һәм сөт терлекчелеге, үсемлекчелек продукциясен һәм сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. Районда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 21 140 га тәшкил итә, шуның 19 366 га чәчүлек җирләре.
Территориядә 3600 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән 6 корпустан торган сөтчелек комплексы һәм Делаваль саву җайланмалары белән җиһазландырылган 10 саву залы төзелгән. Кышкы чорда итчелек комплексында герефорд һәм абердин токымлы терлекләр тотыла. Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр саны 4 558 башка җитә, шул исәптән сөтчелек юнәлешендә – 3 134 баш. Бозаулар өчен 400 башка исәпләнгән 4 бозау абзары, ә эре мөгезле терлекләр өчен тәүлеккә 60 тонна балансланган катнаш азык әзерләү заводы төзелгән.
Савылган сөтнең күп өлеше эшкәртү өчен үзләренең май-сыр заводына китә. Анда атланмай һәм 6 төр сыр җитештерелә. Биредә тәүлеккә 50 тонна сөт эшкәртелә.
Үсемлекчелек продукциясен эшкәртү өчен «Хузангай» ҖЧҖендә ярма цехы төзелгән, биредә тәүлеккә 4 тоннага кадәр 7 төрле ярма җитештерелә:арпа, бодай, тары, карабодай, ярдырылмаган һәм ярдырылган борчак. Предприятиедә ярмаларны 800 граммлы пакетларга төргәкләү линиясе дә эшли, тәүлеккә 4000 төргәк тутырыла.
“Бүгенге көнгә дә мөһим бурыч - эш урыннарын саклап калу һәм квалификацияле белгечләрне җәлеп итү”, - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.