Ленар Гарипов: быел Татарстанда язгы чәчү 1,7 млн га мәйданда башкарылырга тиеш

2026 елның 4 апреле, шимбә

Язгы кыр эшләренә әзерлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Бу атнада тугыз район хуҗалыклары тукландыруга кереште. Бүгенгә 1323 га уҗым культуралары һәм 595 га күпьеллык үләннәр тукландырылган. Бердәм старт алу һәм уңдырышлылык потенциалын саклап калу өчен 485 мең га көзге культураларны һәм 309 мең га күпьеллык үләннәрне кыска срокларда тукландырырга кирәк. Көнгә 40 мең га чәчелсә, барлык чәчүне төгәлләү өчен 20 көн кирәк булачак.

Быелгы уңыш өчен 395 мең тонна минераль ашлама сатып алынган. Уртача алганда, бер гектар чәчүлеккә 67,7 кг ашлама тупланган. Соңгы 2 атнада өстәмә рәвештә 49 мең тонна сатып алынган - бу гектарга 6 килограммнан артык.

Бөртекле сабан культуралары белән тәэмин ителеш 128% тәшкил итә. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») филиалы тарафыннан 250 мең тонна ашлык ягъни 100%тан артык чәчәргә яраклылык сыйфатына тикшерелгән. 2 атна эчендә динамика - +8%. Сатып алына торган орлыклардан: кукуруз - 91% , көнбагыш - 91% һәм шикәр чөгендере 100% контрактлаштырылган.  Орлыклар кайтару график буенча бара.

Язгы чәчүне 1,7 млн га мәйданда башкарылырга тиеш. 23 марттан 27 мартка кадәр районнарда Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә комплекслы әзерлеген тикшерделәр. Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Тукай һәм шулай ук башка районнар хуҗалыкларында әзерлек югары дәрәҗәдә.

Сезонлы эшләрне башкарганда төп ресурс - кадрлар. Хуҗалыклар урта һәм югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә. Эшче куллар җитмәгәндә, өлкән курс студентлары чакырыла. Аларны яшәү урыннары белән тәэмин ителәләр, ашаталар һәм хезмәт хакы түлиләр. Республиканың урта махсус һәм югары аграр уку йортларында 6,6 меңнән артык студент белем ала. Хәзерге вакытта 1,7 меңгә якын студент кыр эшләре чорында практика узарга әзер, шуларның 1 меңнән артыгы хуҗалыкларга беркетелгән дә инде. Ленар Гарипов әйтүенчә, АПК предприятиеләренә хезмәт өчен түләүгә һәм тору урыннары өчен түләүгә бәйле тотылган чыгымнарны каплау каралган: аграр юнәлештәге югары уку йортлары студентлары өчен - 90%, махсус уку йортлары студентлары өчен 30% кайтару каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International