Республиканың ветеринария хезмәтләре терлекләрдә аеруча куркыныч авыруларны бетерү гамәлләренең алгоритмын эшләделәр

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Югары Ослан районында африка чумасының аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча команда-штаб күнекмәләре узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Марат Зыятдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Чара махсус техниканы караудан башланды. Күргәзмәдә ГАЗ-53 һәм КамАЗ базасында Комаров дезинфекцияләү җайланмалары, биологик калдыкларны утильләштерү өчен автосамосвал, ранецлы сиптергеч белән тулы комплектациядә ветеринария машиналары тәкъдим ителде.

Күнекмәләрдә катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте. Ул ветеринария хезмәте вәкилләренә оператив һәм оешкан рәвештә эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм мондый составта алар бары тик күнекмәләр алыр өчен генә җыелырлар, дип, ышаныч белдерде.

Чара күнекмәләрнең практик өлеше белән дәвам итте. Уйдырма буенча, мәсәлән, Пашков крестьян-фермер хуҗалыгында дуңгызлар күпләп үлгән. Инфекция таралырга мөмкин булган территориядә тулы бер дуңгыз фермасы урнашкан. Белгечләр хайваннарда африка чумасы булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Барлык хезмәт оешмалары оператив эшкә керештеләр, ветеринария лабораториясе чыгып, торак пункт территориясендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия штабын җәелдерде.

Күнекмәләр барышында ветеринарлар тикшерү өчен үле хайваннардан биоматериал алуны күрсәттеләр. Лабораториядә тикшергәннән соң инфекция таралуга бәйле вәзгыять турында район һәм республика җитәкчелегенә, шулай ук тиешле барлык хезмәт оешмаларына хәбәр ителде.

Район комиссиясе эпизоотиянең таралуына юл куймас өчен авыру чыганагын бетерү буенча чаралар билгеләде. Инфекция чыганагы ачыкланган авылда тәүлек буена ветеринария-полиция постлары куелды, юлларны яптылар һәм дезбарьерлар урнаштырдылар. Африка дуңгызлар чумасына каршы көрәшү өчен хайваннарның түшкәләрен махсус әзерләнгән траншеяда яндырдылар. Шуннан соң аның өстенә хлорлы известь салып, тагын грунт белән капладылар. Моннан тыш, дуңгызлар торган абзарларны, җайланмаларны һәм инвентарьны җентекләп дезинфекцияләделәр.

Команда-штаб күнекмәләре кысаларында чыганакны бетерүгә кирәкле диагностик тикшеренүләр, шулай ук кыр шартларында ликвидация чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар белән җиһазландырылган җаваплы хезмәт оешмалары җәлеп ителде. Аеруча куркыныч авыру чыганагын бетерү буенча команда-штаб күнекмәләрендә катнашучылар үзләренә йөкләнгән бурычларны тулысынча үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International