Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК өлкәсендә янгыннарны профилактикалау буенча актив эш алып бара

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, төбәктә янгыннар белән хәл катлаулы булып кала.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы 2021 елның 5 маенда узган.

“Соңгы очрашып сөйләшүдән соң бер атнадан артык вакыт узды, анда без янгыннар буенча хәлне тотрыклыландыру һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын булдырмау буенча өстәмә чаралар күрү турындагы мәсьәләне карадык, - диде Алексей Песошин. - Шуны әйтергә кирәк, вәзгыять катлаулы кала. Халыкны һәм территорияләрне янгыннардан саклау мәсьәләләрендә сизелерлек алга китеш юк. Шуны әйтергә кирәк, соңгы вакытта гына әле янган үләннән дача корылмаларына ут үрләве турында хәбәр алдык, шуның нәтиҗәсендә Тукай муниципаль районының «Кама» бакчачылык ширкәтендә 26 корылма янды. Ут бакчачылык җәмгыяте территориясенә ачык җирдәге коры үләннән күчкән, ут бер сәгать эчендә зур территорияне камап алган. Бу очракта әлеге хәл бакчачылык җәмгыяте җитәкчелегенең карап җиткермәве аркасында барлыкка килгән”.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, уңай мизгелләр дә бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кизү торучылар көче белән халык арасында профилактик эш оештырды. Көн саен 200дән артык төркем гражданнарның йортларын йөреп чыга. Нәтиҗәдә, уңай динамика күзәтелде, янгыннар саны һәм аларда кешеләр үлеме кимеде.

Комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев китерде оператив белешмәләр китерде. 2021 ел башыннан Татарстанда 2,3 мең янгын булган, янгыннарда 90 кеше үлгән – бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 80%ка артыграк. Тагын 71 кеше зыян күргән.

“Янгыннар саны кимүгә дә карамастан, вәзгыять киеренке кала. Элеккечә үк, янгыннарның күпчелек очрагы коры үлән һәм чүп-чар яну аркасында килеп чыга, бу гомуми саннан 38% тәшкил итә”, - дип аңлатты Сергей Сергеев.

Корыган үлән һәм чүп-чар яну аркасында иң күп янгын очраклары Түбән Кама, Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Зеленодольск районнарында булды.

Корыган үләнне һәм чүп-чарны яндырган, шулай ук җирләрне вакытында чистартмаган өчен 450дән артык административ эш кузгатылды. Хәзер республика территориясендә 850дән артык профилактик төркем эшли. Алар урманнар белән чиктәш торак пунктларда һәм дача кишәрлекләрендә 7меңнән артык патрульлек оештырганнар. Моннан тыш, татарстанлылар белән даими рәвештә профилактик эш алып барыла.

“Тикшерүләр барышында 1,5 мең коры үлән яну очрагы булдырылмый калды. Рейдлар вакытында республика халкы арасында янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча листовкалар һәм белешмәлекләр таратыла”, - дип белдерде Сергей Сергеев.

Комиссия утырышы барышында Әлмәт муниципаль районы, Түбән Кама муниципаль районы, Тукай муниципаль районы  комиссияләре рәисләре бүгенге вәзгыять турында кыскача хисаплар белән чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин утырыш ахырында территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен төп җаваплылык муниципалитетлар өстендә булуын аерым ассызыклады. “Әгәр дә янгын куркынычсызлыгы вәзгыятен контрольдә тотмасак, тәртип булмаячак, – дип билгеләп үтте ул. - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча катгый чаралар күрергә кирәк”. – Искәртү һәм җәзага тарту - бу күңелле эш түгел, әлбәттә, әмма шулай эшләмичә дә булмый”.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, 2020 елдан калган коры үлән үсемлекләрен, камыл, корыган калдыклар яндыруны тыюны үтәмәгән өчен 2021 елның 17 апреленнән җаваплылыкка тартылган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2021 елдагы субсидияләрдән мәхрүм ителәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International