Татарстанда агросәнәгать комплексы ветераннарын котладылар

2026 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветеран-юбилярларын котладылар. Аларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырдылар.

Балык Бистәсе муниципаль районында «Авыл хуҗалыгы химиясе» берләшмәсендә 45 ел эшләгән Сәүдхан Гайнетдиновны котладылар. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев Сәүдхан Гыйлемхан улына 90 яшьлек юбилее уңаеннан Котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырды.

Чистай муниципаль районында «Авыл хуҗалыгы техникасы» ААҖендә комбайннар депосы башлыгы булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы - ветеран-юбиляр Чулпан Мостафинны котладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән Котлау хатын Чулпан Зәки улына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Татьяна Ефремова һәм Татарстан Республикасы АПКсы Ветераннар советының Чистай муниципаль районындагы җаваплы вәкиле Николай Прокофьев тапшырдылар.

Арча муниципаль районында озак еллар Арча муниципаль районының агросәнәгать комплексында намуслы хезмәт иткән ветеран-юбиляр Рушан Сафинны котладылар. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән Котлау хатын Арча муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Рамазанов тапшырды.

Зеленодольск муниципаль районында озак еллар Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексында намуслы хезмәт иткән Илдус Сираҗиевны котладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән Котлау хатын Илдус Галләм улына Татарстан Республикасы АПКсы Ветераннар советының Президиум әгъзасы һәм Зеленодольск муниципаль районындагы җаваплы вәкиле Хәлим Идиятуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International