Марат Җәббаров чәчүнең барышы һәм республика авыл хуҗалыгы кооперативларының эше турында мәгълүмат бирде

2021 елның 8 мае, шимбә

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров шушы көннәрдә экваторны узган чәчү кампаниясенең барышы турында кыскача мәгълүмат бирде. Эшләр 920 мең га мәйданда башкарылган - планга карата 52%. Шуларның 682 мең гектары - сабан культуралары, 100 мең гектары – майлы культуралар, 42 мең гектары – шикәр чөгендере.

Нурлат, Зәй, Тәтеш, Аксубай, Ютазы районнарында чәчү темплары югары - 80%тан артык чәчелгән. Якын көннәрдә алар чәчү эшләрен тулысынча тәмамлыйлар. Минзәлә һәм Азнакай районнарында - 70%тан артык. Төньяк районнарда эшләр чагыштырмача түбән әле, әмма бу аларның географик урнашуы аркасында. Якын көннәрдә алар шулай ук максималь җитештерүчәнлеккә чыгачак.

Гомумән алганда, республика аграрийларының техник куәте тәүлеккә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә. Һәм күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары май урталарына чәчү эшләрен төгәллиләр.

Көзге культураларның торышына кабат ревизия үткәрелде. Әлегә кабат чәчелә торган мәйданнар 10%тан аз гына артып китә. Чәчүлекләр һәлак булуның төп сәбәпләре - технологияләрне бозу, чәчү срокларын бозу, үсемлекләрне яклау системасының сыйфатсыз булуы.

Министр аграрийларга пар кырларының торышын күзәтеп торырга кушты. Әлегә 33 мең гектарда сидератлар чәчелгән, ягъни барлык пар участокларының 10%ында.

Шулай ук Марат Җәббаров үз нотыгы кысаларында республика авыл хуҗалыгы кооперативларының шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 1 млн.935 мең тонна сөт җитештерелгән. Шуның 700 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда җитештерелгән(36,6%). Республикада сөт җыю һәм эшкәртү белән 37 кооператив шөгыльләнә. Алардан 22 кооператив сөт җыя һәм суытып заводларга озатыла. Бу көнгә якынча 500 тонна сөт дигән сүз. Калган 15 кооператив продукцияне үзеләре эшкәртә һәм аларның үзләренең әзер продукцияне сату каналлары бар. Алар көнгә 400 тонна сөт эшкәртәләр һәм 30 төргә кадәр продукция җитештерәләр.

Татарстан Республикасы халкыннан сөт сатып алу бәясе бүген уртача 20 сум 66 тиен, бу узган елгыдан 27 тиенгә күбрәк.

Министр билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү программасы иң кирәкле булып чыкты һәм ул авыл яшәү рәвешен саклап калуга, керемнәрне арттыруга һәм эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән. Кооперативларның кереме бер ел эчендә 2,3 тапкыр арткан һәм 6,5 млрд сумнга кадәр җиткән.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә 2015 елдан башлап 1,4 млрд. сум акча бирелгән. 85 кооператив дәүләт ярдәме алган, алар бүген 8 меңнән артык әгъзаны берләштерә (КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар).

“Халыктан сөткә сатып алу бәяләренең теләсә кайсы тирбәлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар тотуда бик тиз чагыла. Без сыерлар тотуга ел саен дәүләт ярдәме биреп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары санын 100 мең баш күләмендә саклап кала алдык. Сыерлар асрауга республика Президенты тарафыннан 2021 елга да 350 млн. сум субсидия бирү турында карар кабул ителде. Бу авыл халкы өчен бюджет буенча катлаулы вакытта бик вакытлы һәм зур ярдәм”, - дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International