Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2021 елның 1 мае, шимбә

Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Сезнең кулларыгыз белән бу көннәрдә киләчәк уңышка нигез салына, республиканың азык-төлек иминлеге тәэмин ителә. Безнең тармакның бөтен уңышы сезнең эшчәнлеккә бәйле.

Беренче май - агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен аеруча киеренке һәм җаваплы чор - язгы кыр эшләренең кызган чоры.

Бүген, бәйрәм көненә карамастан, безнең аграрийлар басуларда, терлекчелек комплексларында, эшкәртү предприятиеләрендә, алар һәркемнең өстәлендә яңа икмәк, сөт, йомырка, яшелчә, ит һәм башка кирәкле продуктлар булсын өчен армый-талмый эшлиләр.

Татарстан аграрийларының һөнәри осталыгы һәм сайлаган эшләренә тугрылыклы булып калулары иң тирән ихтирамга һәм рәхмәткә лаек.

Сезгә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куелган планнарыгызны һәм бурычларыгызны үтәүдә уңышлар телим, сезне сөендереп, җил дә вакытында исеп, яңгыр вакытында яусын, кояшның да җылысы җитәрлек булсын, дигән теләктә калам!

Бәйрәм белән!

ТР Премьер министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                          Марат Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International