Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 102 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән

2021 елның 1 мае, шимбә

Бу хакта Әлмәт районында «Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы -терлекләрнең югары продуктивлыгы нигезе» дигән зона семинар- киңәшмәсе барышында хәбәр иттеләр. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Ногуманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, шулай ук терлекчелек буенча консультантлар һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Семинарда катнашучылар сөт җитештерү, сөт терлекчелеге культурасы, сыйфатлы азык әзерләүнең заманча технологияләре, терлекләрнең продуктивлыгына сыйфатлы азыкның йогынтысы һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Агымдагы елның беренче кварталында республиканың терлекчелек тармаклары үсешенә анализ белән Ленар Гарипов чыгыш ясады.

«Беренче кварталда республикада 349 мең тонна сөт җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 102 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән. Бу зонаның дүрт районында сыерлар саны буенча 2021 ел башыннан алып уңай динамика күзәтелә. Болар - Бөгелмә, Азнакай, Сарман һәм Баулы районнары», - дип билгеләп үтте ул.

Министр урынбасары үз чыгышында сарыкчылык, дуңгызчылык тармагының торышы, сөт, эре мөгезле терлек ите җитештерүнең торышы һәм терлекләрнең баш санын арттыру күрсәткечләре турында сөйләде.

“Нәтиҗәле җитештерү нигезе - ул исәпкә алу. Бүгенге көндә терлек үрчетү буенча белгечләрнең эшен җиңеләйтә торган, шулай ук җитәкчегә аларның эш нәтиҗәлелеген вакытында бәяләргә мөмкинлек бирә торган инструментлар күп”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Гелүс Баязитов республика районнарында сөт терлекчелеген цифрлаштыру темплары турында сөйләде.

Семинарның практик өлеше Н.Е.Токарликов исемендәге сөт комплексы базасында узды. Семинарда катнашучылар бозаулату бүлегендә һәм саву залында булдылар, күп сөтле сыерларны тукландыру рационы, DTM программасының эш тәҗрибәсе һәм хуҗалыкта катнаш азык әзерләү процессы белән таныштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен Кәләй авылы Мәдәният йорты территориясендә терлекчелектә һәм терлек азыгы җитештерүдә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган  иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International