Шәһәр халкы 1 млн данәдән артык йомырка, 589 тоннадан артык ит һәм 430 тонналап шикәр сатып алдылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Татарстанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Җиде ярминкә атнасы нәтиҗәләре буенча шәһәрлеләр 208,8 тонна бәрәңге, 394,3 тонна яшелчә, 589,6 тонна ит, 93,2 тонна үлчәүле сөт, 430,1 тонна шикәр, 193,9 тонна он, 1 млн 110 мең данә йомырка һәм 1040,3 тонна ашлык сатып алдылар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкының, бигрәк тә өлкән буынның ихтыяҗы зур һәм алар социаль әһәмияткә ия. Биредә Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б.ларны кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин иде. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан җентекләп тикшерелә.

Язгы ярминкәләр сезоны тәмамлануга карамастан, чатыр корылган мәйданчыклар үз эшләрен дәвам итә, ә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре көз көне яңадан башланачак. Аларда инде фермерлар шәһәр халкын яңа уңыш белән сөендерер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International