Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы П.А.Столыпин исемендәге Халыкара премиягә конкурста катнашырга чакыра

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икътисад һәм финанс өлкәсендә П.А. Столыпин исемендәге XVII Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Премиянең миссиясе - Россиядә структур реформалар үткәрүгә ярдәм итү, БДБ һәм ЕАЭС илләре белән бердәм базар булдыру, нәтиҗәле җитештерүләргә инвестицияләр күләмнәрен арттыру, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, иң яхшы җитештерү һәм икътисадый практикаларны ачыклау, базар лидерлары институтын булдыру һәм компанияләрнең топ-менеджмент статусын күтәрү.

2021 елгы номинацияләр:

-Икътисадны торгызу чорында кече һәм урта бизнеска ярдәм иткән өчен.

-Инвестицияләр базарын үстерүгә керткән өлеш өчен.

-Яшьләр өчен:укучылар һәм яшьләр өчен иң яхшы тәкъдимнәр.

Махсус бүләк:банклар, предприятиеләр, компанияләр юбилейлары хөрмәтенә истәлекле медаль.

2021 елгы төп номинацияләр:

-алдынгы технологияләрне эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен;

-елның инфраструктур проекты;

-төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеге;

-төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеш өчен;

-югары сыйфатлы хезмәтләр/продукция өчен;

-тармак үсешенә зур өлеш керткән өчен;

-күренекле җитештерү казанышлары өчен;

-иң яхшы төбәк предприятиесе;

-эшләнмәгә һәм гамәлгә ашыруга керткән өлеш өчен:

энергия саклау проектлары,
экологик проектлар,

-иң яхшы төбәк банкы;

-иң динамик үсештәге предприятие;

-сәнәгать объектларына керткән инвестицияләр өчен;

-интеллектуаль ресурсларны нәтиҗәле үстергән өчен;

-югары җитештерүчәнлекле эш урыннары булдырган өчен;

-ел старты.

«Социаль җаваплы бизнес» категориясендәге номинацияләр:

«Илнең киләчәге! - балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән проектлар, программалар һәм инициативалар, шул исәптән түбәндәге юнәлешләр буенча да:

-балалар һәм яшьләр арасында финанс белемен күтәрү;

-мәгариф проектларын төзү һәм/яки аларга финанс ярдәме күрсәтү;

-балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү  өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;

-яшьләр аудиториясе өчен махсус программалар булдыру.

"Ачык дөнья" - мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларга, инициативаларга һәм проектларга ярдәм итү.

Премиягә үз инициативасы буенча да, шулай ук дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, юридик һәм физик затлар күрсәтмәсе буенча да дәгъва кылучы булырга мөмкин. Гаризалар 2021 елның 15 июненә кадәр кабул ителә. Аны электрон почта аша җибәрергә мөмкин:reclama@tpnews.ru яки pr2@tpnews.ru.

Тулырак мәгълүматны сайтта табарга була. Бүләкләү тантанасы оффлайн һәм онлайн режимда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International