Казанда Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлыйлар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.

Инде хәзер үк Голштин токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре республиканың нәсел хуҗалыкларында продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча терлекләрне алдан сайлап алалар. Аларны йөртүчеләрне укыталар һәм терлекләрне күрсәтүгә әзерләү буенча тулы мәгълүмат бирәләр.

Мондый дәрәҗәдәге конкурсны уздыру өчен бүгенге көндә 100 башка исәпләнгән манеж төзү буенча зур эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе, Сөт институты, Сөт базарын өйрәнү үзәге, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә киң эшлекле программа эшләнә, ул Татарстанның агросәнәгать комплексы белгечләре өчен генә түгел, ә бөтен Россиянеке өчен дә кызыклы булачак.

Терлекчелек блогыннан тыш, күргәзмәдә авыл хуҗалыгының башка тармаклары да күрсәтеләчәк. Күргәзмә экспозицияләрендә катнашучылар техника, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге яңа казанышлар белән таныша алалар, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр турында тулы мәгълүмат алачаклар, шулай ук боларның барысын да практикада күрә алачаклар.

«АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачык һавада һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында узачак, барлык юнәлешләр бер локациядә берләштерелә.

1 – 3 июльдә Казанда АГРОВОЛГА 2021дә очрашканчыга кадәр!

Теркәлү сылтама буенча:www.agrovolga.org

Оештыручыларның контактлары:

Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге

(«РАЦИН» АҖ)

420111, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36

Тел./факс:+7(843)221-77-95

E-mail: expo.racin@tatar.ru Сайтлар:racin.ru, agrovolga.org

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International