Кыр хәбәрләре:Буа, Чүпрәле һәм Зәй районнары аграрийлары шикәр чөгендерен чәчүгә чыктылар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Чәчү кампаниясе темпларны арттыра. Бүгенге көндә сабан культуралары 60,7 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан язгы һәм бөртекле культуралар – 56,4 мең га, арпа - 47,3 мең га, шикәр чөгендере - 0,6 мең га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә Буа, Чүпрәле һәм Зәй районнары игенчеләре шикәр чөгендере чәчүгә кереште. Шулай итеп, Буа районы аграрийлары 326 мең га чәчтеләр инде, ә Чүпрәле районы - 195 мең га.

“Әле көздән үк, комбайннар басулардан китүгә, чөгендер өчен билгеләнгән җирләрдә туфракны җитди әзерләү башлана. Гектарга 2,8 центнер хлорлы калий һәм 1,3 центнер аммофоска ашламалары кертелә. Яз көне, чәчү алдыннан, тырмалаганчыга кадәр аммиак селитрасы кертелә. Бүгенге көндә чәчү мәйданы 105 мең га тәшкил итә. Чәчүгә 38 бер. чәчкеч җәлеп ителәчәк, шулардан 10 бер. 24 рәтле киң колачлы чәчкеч. Чәчү технологиясе бөтен нечкәлекләренә кадәр эшләнгән. Хәзер кырда «Пизон» сортлы шикәр чөгендере гибридын чәчү бара. Аны тәҗрибәле механизаторлар Айдар Шәрәфиев һәм Сергей Столбов Монопил чәчкечләре белән Маккормик тракторларында чәчәләр. 1 майга бу культураны чәчеп бетерү планлаштырыла", - ди Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев.

Сабан культураларын чәчүгә республиканың түбәндәге 27 районы кереште:Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.

Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре борчак, чәчү һәм нут чәчүгә керештеләр.

Горчица чәчү буенча Түбән Кама, Зәй, Аксубай һәм Нурлат районнарында яхшы темп күзәтелә.

Азнакай, Нурлат һәм Чирмешән районнары аграрийлары көнбагыш чәчүгә керештеләр. Республикада сабан чәчүе 1 млн. 766 мең га мәйданда планлаштырыла.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International