Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Якутия делегациясе булды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров, Саха Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, Саха Республикасы Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров һәм «Туймаада» ФАПК АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев белән очрашты.

Очрашуны ачып, Марат Җәббаров кунакларга Татарстан Республикасының агросәнәгать куәтен тәкъдир итте һәм иң мөһим эш күрсәткечләре белән таныштырды, авыл хуҗалыгының Татарстанда өстенлекле тармакларның берсе булуын билгеләп үтте.

Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров үз республикасындагы авыл хуҗалыгы үсеше, терлекчелек, үсемлекчелек торышы, дәүләт ярдәме чаралары, авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоровка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган “Сынаулар һәм Җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм Җир тарихлары» китабын бүләк итте.

Визит дәвамында делегация «Элита» баш нәсел предприятиесендә, шулай ук Саба, Теләче, Алабуга һәм Тукай районнары крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International