Татарстанда кырларны самолет ярдәмендә эшкәртәләр

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген Чирмешән районында кырларны самолет ярдәмендә эшкәртүгә керештеләр. «Био-Агро» ҖЧҖ басуларына ашлама самолеттан сиптерелә, шулай ук «Туман» һәм «Амазон» җир өсте агрегатлары белән кертелә.

«АН-2» кукуруз самолеты белән 1 очышта 10 гектар мәйданга 1200 килограмм минераль ашлама сиптерелә.

"Хуҗалыкта 6074 га көзге бодай чәчелгән. Минераль ашламаларны авиакертү 2000 гектар мәйданда планлаштырыла, бер гектарга 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертелә. 200 гектар мәйданда көзге бодай ашланды инде. Барысы да көйле бара. Ашламаларны самолеттан сиптерү, һичшиксез, эшне тизләтә", - дип сөйли хуҗалык агрономы Шамил Гасыйров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә республика буенча көзге культуралар – 7,5 мең га мәйданда, күпьеллык үләннәр 7 мең га мәйданда тукландырылган, быел барлыгы 558,9 мең га мәйданда көзге бөртекле культураларны, 445,3 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International