Татарстанга шикәр һәм май җитештерүчеләр өчен 629 млн сум субсидия бирәләр

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

РФ премьер-министры Михаил Мишустин көнбагыш мае һәм шикәр комы җитештерүчеләргә компенсацияләр турында карарны имзалады. Тиешле документ Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган. Бу максатларга резерв фондыннан 9 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Акчалар илнең 24 төбәге арасында бүленәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан Татарстан Республикасының шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләре продукция әзерләү һәм сату чыгымнарын компенсацияләү өчен 629,1 млн сум акча алачак. Бу күпләп сатучылар өчен 1 кг шикәр комы бәясен – 36 сум, ваклап сатучылар өчен – 46 сум дәрәҗәсендә, ә 1 литр майны 95 һәм 110 сум дәрәҗәсендә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Расланган Кагыйдәләр нигезендә, бәяләрне тотрыклы калдырган компанияләр 1 литр майга 10 сум һәм 1 килограмм шикәр комына 5 сум исәбеннән компенсацияләр алачак. Якын арада субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International