Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Архангельск өлкәсе агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры Ирина Бажанова белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов, «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Делегация белән таныштырып, Ирина Бажанова очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, Архангельск өлкәсенең төньякта урнашкан булуына карамастан, төбәкләр арасында күп кенә мәсьәләләр буенча уртак нокталар булуын билгеләп үтте. Архангельск өлкәсе белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек күптән җайга салынган һәм бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Министр үз республикасында авыл хуҗалыгы культуралары җитештерү турында сөйләде, сөт терлекчелегенә һәм орлык бәрәңгесен җитештерүгә аерым игътибар бирде.
«Без - читтән кертелә төбәк. Бүгенге көндә төбәк бәрәңге белән тәэмин ителеш - 66%, сөт белән - 60%. Бәрәңге күбесенчә КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан җитештерелә. Безнең дәүләт программалары сөт терлекчелегенә юнәлдерелгән. Бездә 14 репродуктор бар. Без - нәселле терлекчелек буенча аппробация алып барыла торган пилот төбәкләрнең берсе», - дип билгеләп үтте ул.
Очрашу барышында яклар «Авыл территориясен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру турында, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларының эше турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Чара ахырында катнашучылар азык-төлек товарлары белән тәэмин итү буенча кызыксынучы предприятиеләрнең контактлары белән алмаштылар.