Татарстан Башкортостанда махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаша

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Башкортостан Республикасында уза торган «АгроКомплекс» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә һәм агросәнәгать форумында катнаша.

Эш сәфәре барышында министр урынбасары Рафаэль Фәттахов Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илшат Фәзрахманов белән очрашты, алар АПК өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Күргәзмәдә «Хуҗамәт ремонт-механика заводы» АҖ үз экспозицияләрен тәкъдим итте, ул ашлык чистарту машиналары һәм җайланмалары чыгару, ашлык чистарту комплекслары төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук тракторлар һәм комбайннар частьләрен һәм агрегатларын төзекләндерү һәм торгызу буенча тиешле хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Предприятие техникасы Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә кулланылышта. Предприятие тотрыклы үсештә, җитештерү күләмнәрен  арттыра һәм сату базарларын киңәйтә.

 Кукмара районының «Смарт» ҖЧҖ күргәзмәдә заманча программага көйләнгән һәм төрле төркем хайваннар өчен тулы баланслы азык әзерли торган югары технологияле азык үзәген тәкъдим итте. «Смарт» азык үзәкләре тулысынча Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә һәм тиешле сертификатларга ия.

Чара барышында бүген шулай ук Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Хуҗамәт ремонт-механика заводы" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International