Татарстан Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе белән африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы таралуны булдырмау чаралары буенча фикер алышты

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе белән видеоконференция режимында африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы килеп чыгуны  һәм таралуны булдырмау өчен көчләрне берләштерү буенча  киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика территориясендә африка дуңгызлар чумасы вәзгыяте  турында сөйләде. Баш дәүләт ветеринария инспекторы сүзләренә караганда, бүгенге көндә кыргый кабаннар арасында АЧС мәсьәләсе кискен тора.

 «Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә кыргый кабан дуңгызлары арасында 6 африка чумасы чыганагы  ачыкланды: берәр — Алабуга һәм Әлмәт районнарында, 4әү - Зәй районында», - дип хәбәр итте Алмаз Хисаметдинов.

Ул, бүгенге көндә республика территориясендә инфекциянең алга таба таралуына һәм дуңгызчылык предприятиеләренә үтеп  керүенә  юл куймау өчен кыргый кабаннарны максималь рәвештә ату һәм атылган кабаннарның 100 процентына мониторинг үткәрү буенча аучылык хуҗалыклары белән уртак эш алып барыла, дип өстәде.

 Алмаз Хисаметдинов кабаннарны ату буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки алар имин булмаган пунктлардан башка территорияләргә күчеп, инфекциянең алга таба таралуын китереп чыгарырга  мөмкин. Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы белән чиктәш районнарда шулай ук кыргый кабаннарны ату буенча актив эш алып барыла, диде  ул.

Кош гриппына килгәндә, хәзерге вакытта инфекциянең барлык чыганаклары вакытында  юк ителде, республикада инфекция таралуга юл куелмады.

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән зур уртак эш алып барыла торган тагын бер мәсьәлә - хайваннар арасында котыру авыруы. Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә,  6 ел эчендә котыру авыруы теркәлгән очрак 9 тапкыр кимегән, һәм 2020 елда нибары 37 очрак булган. Шулай  булса да,  кыргый үрчи торган хайваннар санын җайга салу, махсус приманкалар кую һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм продуктив булмаган хайваннарны күпләп вакцинацияләү рәвешендә эш дәвам итә. Чөнки вирус даими рәвештә кыргый хайваннар   арасында тарала, бу  авыруны күбрәк   төлкеләр  тарата.

 Киңәшмәдә катнашучылар Россия Федерациясендә хайваннар  арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймас өчен уртак эшне дәвам итәргә килештеләр, үткәрелә торган профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген ассызыкладылар, шулай ук төбәкләр арасында мәгълүмати бәйләнешне көчәйтергә булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International