Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренең Мактау тактасына кертү өчен Илдус Габдрахманов кандидатурасы өчен тавыш бирергә чакыра

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатлар  билгеләү буенча интернет-тавыш бирү башлана.

 Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан заман таләпләре нигезендә республиканың аграр сәнәгатен гамәлгә ашыруда җаваплы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов кандидатурасы тәкъдим ителде. Аның җитәкчелегендә республиканың агрономия хезмәте җитештерүгә фәнни казанышларны, инновацион һәм ресурсларны саклау технологияләрен кертү буенча зур оештыру эшләре алып бара. Аның катнашында кыр культуралары уңышын формалаштыруның фәнни системасы эшләнде, ул республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уңышлы гамәлгә кертелә.

Интернет-тавыш бирү 2021  елның 11 мартында 9:00 сәгатьтән 12 мартта 14:00 сәгатькә кадәр “Дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт” сайтында уздырыла. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы төзеләчәк. Тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша ала.

Тавыш бирүдә сылтама буенча катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International