Район хәбәрләре:Тукай районында инженерия конференциясе

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Тукай районында «Техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерия конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре катнашты. Чараның гамәли өлешендә министр урынбасары «Чаллы-Кировец», «Кама Механика», «РариТЭК» предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларын карады.

Рафаэль Фәттахов үз чыгышында чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны әзерләүне - 1 апрельгә, терлек азыгы җыю машиналарын - 10 майга, ашлык җыю техникасын - 1 июльгә, чөгендер һәм бәрәңге җыю машиналарын 1 августка кадәр төгәлләргә кирәклеген билгеләп үтте.

"2020 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Росагролизинг белән яхшы гына эшләделәр. Ташламалы программалар буенча 1075 берәмлек төрле техника һәм җайланмалар, шул исәптән 4,6 млрд.сумга 202 трактор, 125 комбайн сатып алдылар. Татарстан Республикасы сатып алулар күләмнәре буенча беренче урынга чыкты", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Ул ассызыклаганча, 2021 елда техник модернизацияләү программасын субсидияләү «30х70» схемасы буенча гамәлгә ашырылачак (30% кайтарыла, НДСсыз), «50х50» схемасы буенча үзебездә җитештерелгән үзйөрешле сиптергечләргә(1 берәмлеккә 4 млн сумнан артык булмаган күләмдә) субсидия биреләчәк.

2021 елда техник модернизацияләү программасын субсидияләү «30х70» схемасы буенча гамәлгә ашырылачак(30% кайтарыла, НДСсыз), үзебездә җитештерелгән үзйөрешле сиптергечләр «50х50» схемасы буенча(1 берәмлеккә 4 млн.сумнан артык булмаган күләмдә) субсидия биреләчәк.

Хәзерге вакытта финанслау тәртибе ведомствоара килештерүдә, ул теркәлүгә, эшне оештыру өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә җибәреләчәк.

Очрашу ахырында Рафаэль Фәттахов аграрийларны техника паркын яңарту темпларын саклап калырга һәм арттырырга, язгы кыр эшләрен башкаруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International